Садыр (Кассиопея)

Садыр (гарәп. صدرсадр — «күкрәк»[1]; Кассиопея α, Кассиопея альфасы, α Cas) — Кассиопея йолдызлыгының яктырыш буенча икенче йолдыз. Бу +2,24 йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Кассиопея йолдызлыгы

Физик хасиятләр үзгәртү

Садыр — K0 IIIa спектр сыйныфылы кызгылт сары зур йолдыз, аның диаметры 42 Кояшныкына тигез. Ул Кояштан салкынрак, әмма 855 тапкыр яктырак һәм Кояш системасыннан якынча 230 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Исем үзгәртү

Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Садыр (ингл. Shedir; рус. Шедар) Садыр Зателкөрси (гарәп. صدر ذات الكرسيсадр зат әл-көрсий — «Тәхет иясе күкрәге»ндәге йолдыз[1][2]) атамасының кыскартылган варианты. Клавдий Птолемей «Әлмагест» китабында аны «күкрәктәге йолдыз» дип атады[3]. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» аны шулай ук «күкрәктәге» дип атады[4].

Күк йөзендә Аккош йолдызлыгында бер үк исемдәге йолдыз бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Садыр — күкрәк, түш, йөрәк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 495.
  2. Зат — шәхес; көрси — тәхет. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 127, 231.
    Зателкөрси — «тәхет иясе» (Кассиопея). — Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 179.
  3. Птолемей К. Альмагест: Математическое сочинение в тринадцати книгах: пер. с древнегреч. И.Н. Веселовского. — М.: Наука, 1998. — 672 с. — С. 231.
  4. Звездный каталог ал-Бируни. — С. 102.

Калып:Кассиопея йолдызлары