Садыр (гарәп. صدرсадр — «күкрәк»[1]; Аккош γ, Аккош гаммасы, γ Cyg) — Аккош йолдызлыгының яктырыш буенча икенче йолдыз. Бу +2,23 йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Физик хасиятләр үзгәртү

Садыр — F8 спектр сыйныфылы үтә зур йолдыз, ул 74 көн период белән тибә. Аның массасы 12 Кояшныкына тигез. Ул Кояш системасыннан якынча 1300 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Исем үзгәртү

Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Садыр (ингл. Sadr; рус. Садр) Садыр әл-Дөҗаҗ (гарәп. صدر الدجاجةсадр әд-дәҗаҗәһ — «Аккош күкрәге»ндәге йолдыз[1][2]) атамасының кыскартылган варианты. Клавдий Птолемей «Әлмагест» китабында аны «күкрәктәге йолдыз» дип атады[3]. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» аны шулай ук «күкрәк» дип атады[4].

Күк йөзендә Кассиопея йолдызлыгында бер үк исемдәге йолдыз бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Садыр — күкрәк, түш, йөрәк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 495.
  2. Дөҗаҗ — тавык. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 121.
  3. Птолемей К. Альмагест: Математическое сочинение в тринадцати книгах: пер. с древнегреч. И.Н. Веселовского. — М.: Наука, 1998. — 672 с. — С. 230.
  4. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 101.

Калып:Аккош йолдызлары