Садыйк Хан, Садыйк Аманулла улы Хан, (ингл. Sadiq Aman Khan, урд. صادق امان خان‎ — Бөекбритания сәясәтчесе, Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе әгъзасы, Лондон мэры (2016).
С. Хан – Бөекбританиянең министрлар кабинеты эшчәнлегендә катнашучы беренче мөселман һәм нәсел тамырлары Азиядән (Пакьстан) булган шәхес.

Садыйк Хан
Лондон мэры
Вазыйфага керешкән
2016 елның 6 мае
Шәхси мәгълүмат
Туган 8 октябрь 1970(1970-10-08) (53 яшь)
Лондон, Бөекбритания
Сәяси фирка лейбористлар
Җефет Сәгъдия Хан[d]
Әни Сехрун, тегүче
Әти Аманулла Хан, автобус йөртүче
Белем Төньяк Лондон университеты[d], Эрнест Бевин көллияте[d] һәм Лондонский Университет Метрополитен[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1970 елның 8 октябрендә Лондонда 8 балалы эшче гаиләсендә (әтисе Аманулла Хан — автобус йөртүчесе, әнисе Сехрүн — тегүче) туган. Гаилә 1970 елда Пакистаннан Лондонга күченгән. 15 яшендә Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасенә керә. Төньяк Лондон университетында һәм Гилфордның юридик көллиятендә хокук өйрәнә.

  • 1994-2004 елларда Л. Крисчен һәм М. Фишерның кеше хокукларын яклау буенча юридик фирмасында (2002 елдан Крисчен-Хан фирмасы) стажёр, кече партнёр, фирма җитәкчесе.
  • 1994-2006 елларда Лондонның Уондсуэрт боросы шурасына сайлана. 2005 елда Уондсуэрт боросы Тутинг сайлау бүлгесеннән Бөекбританиянең Җәмгыять пулатына (рус. Палата общин Великобритании) сайлана.
  • Бөекбританиянең Гордон Браун хөкүмәтендә 2008-2009 елларда җирле үзидарә министры, 2009-2010 елларда кече транспорт министры.
  • С. Хан – Бөекбританиянең министрлар кабинеты эшчәнлегендә катнашучы беренче мөселман һәм нәсел тамырлары Азиядән булган шәхес.
  • 2010 елда Эд Милибэндның Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе рәисе булып сайлануына ярдәм итә. Лейбористлар 2010 елгы парламент сайлауларында җиңелгәннән соң, күләгәдәге кабинетта транспорт, хокук министры һәм казначылык канцлеры.

Мэр булып сайлану үзгәртү

2015 елның сентябрендә Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасеннән Лондон мэрын сайлауларда рәсми кандидат.

Сайлау вакытындагы шигаре: «Мин — лондонлы. Мин — аурупалы. Мин — британияле. Мин — инглиз. Мин — мөселман. Мин — азияле. Мин — пакьстанлы».

2016 елның 6 маенда узган Лондон мэрын сайлауларда Консерваторлар фиркасеннән булган кандидатны 44 %ка 35% тавыш җыеп җиңә.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Сәгъдия Әхмәт (ингл. Saadiya Ahmed), хокук белгече.

  • Кызлары Әнисә (1999), Аммара (2001).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү