Рөстәм Усманов (1969)
Бу Казан газ оешмасы җитәкчесе турында мәкалә, Мәскәү метеорологы турында моннан укыгыз
Рөстәм Усманов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рөстәм Ринат улы Усманов |
Туган | 15 октябрь 1969 (55 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Уфа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | инженер, генераль директор |
Бүләк һәм премияләре |
Рөстәм Усманов, Рөстәм Ринат улы Усманов (Рустам Ринатович Усманов; 1969 елның 15 октябре, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― хуҗалык-дәүләт эшлеклесе, техник фәннәр кандидаты, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры (2019 елның июленнән). VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2024 елның 8 сентябреннән). Башкортстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (2016). «Газпром» ГАҖ мактаулы хезмәткәре (2019).
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1969 елның 15 октябрендә[1] Уфада туган. 1988―1989 елларда армиядә атом-төш шартлауларын ачыклауның геофизик чаралары отделениесе командиры вазыйфасында хезмәт иткән.
Уфа нефть институтын «газ-нефть үткәргечләрен һәм газ-нефть саклагычларын проектлау, төзү һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча (1992), Бөтенроссия читтән торып укулы финанс-икътисад институтын (рус. ВЗФЭИ) «менеджмент» белгечлеге буенча (1994) тәмамлаган [2].
Хезмәт юлы
үзгәртү1992―1996 елларда ― «Газпром трансгаз Уфа» ҖЧҖ магистраль газүткәргечләренең Кырмыскалы линия производство идарәсенең линия―эксплуатация хезмәте мастеры, аннары баш инженеры.
1996―2007 елларда ― «Газпром трансгаз Уфа» ҖЧҖ ГРС магистраль газүткәргечләрне, газ бүлү станцияләрен һәм газ саклагычларын эксплуатацияләү буенча җитештерү бүлеге башлыгы, аннары магистраль газүткәргечләрен эксплуатацияләү, ремонтлау, диагностикалау буенча баш технолог.
2007―2008 елларда ― «Газпром трансгаз Уфа» ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары.
2008 елдан 2019 елга кадәр ― «Газпром трансгаз Уфа» ҖЧҖ баш инженеры ― генераль директор урынбасары.
2019 елның июленнән — «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры[1]. Ел саен «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ 260 млрд куб метрдан артык, шул исәптән 17 млрд куб метрдан артык Татарстан Республикасына, шулай ук күрше республика һәм өлкәләрнең кайбер районнарына табигый газ транспортлый. Хезмәткәрләр саны ― 10 меңнән артык[3].
2024 елның 8 сентябреннән ― VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (35нче Кама-Нократ сайлау округы). Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы[4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүФән һәм техника өлкәсендә «Газпром» ГАҖнең дүрт премиясе (2001, 2002, 2010, 2014), академик И. М. Губкин исемендәге премия (2008), Н. К. Байбаков исемендәге премия (2006), «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының «Инновацион эшчәнлектәге казанышлар» номинациясе лауреаты (2022).
- 2016 ― Башкортстан Республикасының атказанган уйлап табучысы
- 2019 ― «Газпром» ГАҖ мактаулы хезмәткәре
- 2019 ― «Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен» аерымлык билгесе
- 2019 ― Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе
- 2020 ― «Россиядә газ эшен үстерүгә өлеш керткән өчен» медале
- 2022 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале
Шәхси тормышы
үзгәртүГаиләле, өч баласы бар[5].
Буш вакытында «Газпром трансгаз Казань»ның һәвәскәр хоккей командасында сакчы буларак уйный.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Рустем Ринатович Усманов. kazan-tr.gazprom.ru
- ↑ Усманов Рустем Ринатович генеральный директор ООО «Газпром трансгаз Казань». Бизнес-Онлайн(рус.)
- ↑ Рустем Усманов, «Газпром трансгаз Казань»: «Мне сказали: «Не испорти то, что уже есть!». business-gazeta.ru, 7.11.2019(рус.)
- ↑ Усманов Рөстәм Ринат улы. Депутатлар корпусы. gossov.tatarstan.ru
- ↑ Александр Андреев. Визитная карточка руководителя: Рустем Ринатович Усманов. Бизнес-Онлайн, 7.11.2019(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Усманов Рустем Ринатович. Татцентр.ру(рус.)
- Руководство «Газпром трансгаз Казань». Рустем Ринатович Усманов. kazan-tr.gazprom.ru(рус.)
Элгәре: Рәфкать Кантюков |
«Газпром трансгаз Казань» ААҖ директоры 2019—2025 |
Аннары: ? |