Рөстәм Усманов (1915)

метеоролог

Бу Мәскәү метеорологы турында мәкалә, Казан газ оешмасы җитәкчесе турында моннан укыгыз

Рөстәм Усманов
Туган телдә исем Рөстәм Фатыйх улы Усманов
Туган 22 июнь 1915(1915-06-22)
РИ, Әстерхан губернасы, Кызыл Яр өязе, Кызыл Яр[d]
Үлгән 31 март 2006(2006-03-31) (90 яшь)
РФ, Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы Россия империясе
РСФСР байрагы РСФСР
ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре метеоролог
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены

Рөстәм Усманов, Рөстәм Фатыйх улы Усманов (Рустем Фатыхович Усманов; 1915 елның 22 июне, РИ, Әстерхан губернасы, Кызыл Яр өязе, Кызыл Яр ― 2006 елның 31 марты, РФ, Мәскәү) ― метеоролог, география фәннәре кандидаты (1948), СССР Гидрометеорология үзәге баш синоптигы (1946―1976).

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1915 елның 22 июнендә Әстерхан губернасы Кызыл Яр өязе (хәзерге Әстерхан өлкәсе Кызыл Яр районы) рус―татар авылы Кызыл Ярда укытучы гаиләсендә туган. Әтисе руслар һәм татарлар бергә укыган мәктәп белән җитәкчелек иткән[1].

1931–1936 елларда Казан университетының физика-математика факультетында геофизика кафедрасында укыган. Татарстан АССР Гидрометхезмәтенә 1934 елда, студент чагында ук эшкә кергән. Анда 1937 ел ахырына кадәр эшләгән, аннары Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә хәрби хезмәткә алынган. Бер ел (1938 ел ахырына кадәр) Омскида авиация частендә хезмәт иткән, шуннан соң Мәскәүдә Үзәк синоптиклар прогнозлау институтында эшли башлаган. 1940 елда Казанга кайткан һәм Бөек Ватан сугышы башланганчы университетның геофизика кафедрасы ассистенты булган.

Сугыш башында 22нче авиация заводының метеостанциясен оештырырга җибәргәннәр. 1942 елның сентябрендә Кызыл Армиягә Көнбатыш фронт составында хәрәкәт иткән Мәскәү хәрби округы метеохезмәте инспекторы итеп алынган. Аннары Кызыл Армиянең метеохезмәте оештырылган Иранга командировкага җибәрелгән. 1943 елда Мәскәүдән Гитлерга каршы коалиция дәүләт башлыклары конференциясе[d] узган Таһранга очкан хөкүмәт очкычларына хезмәт күрсәткән. Шул ук елда Һиндстанда саранчага каршы экспедициядә катнашкан.

1945 елның августына кадәр Иранда хезмәт иткән, аннан Мәскәүгә Үзәк прогнозлар институтына (соңыннан СССР Гидрометүзәге) әйләнеп кайткан.

1950 ел башында Ленинградка Баш геофизик обсерваториясендә климатология бүлеге мөдире итеп билгеләнгән[2].

1951 ел ахырында Мәскәүгә Үзәк прогнозлар институтына кайткан, анда синоптик тикшеренүләр бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, аннары иярчен метеорология секторы башлыгы һәм СССР Гидрометүзәге Кояш-Җир элемтәләре лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре булып эшләгән.

Антарктида (1955–1956), Һинд океанында (1959–1961), «Воейков» һәм «Шокальский» һава торышын күзәтү корабларында экспедицияләрдә катнашкан.

1972 елның җәендә көчле корылыктан соң, СССР хөкүмәте тарафыннан миллиардларча сум акча бүлеп бирелгән океан–атмосфера системасын тикшерү буенча «кисемнәр» программасы (җитәкчесе СССР ФА академигы Г. И. Марчук[d]) 1975 елда уңышсызлыкка очрагач, Р. Ф. Усмановка докторлык диссертациясен якларга ирек бирмәгәннәр, 1976 елда пенсиягә озатканнар[2].

Фәнни хезмәтләре гравитация метеорологиясе, атмосфераның планетар циркуляциясе, Кояш-Җир бәйләнешләренә карый.

Тропик циклоннарны, Җирнең әйләнү тизлеге үзгәрешләре һәм Кояш балкышлары йогынтысында атмосферада һәм Җирнең башка сфераларында аеруча куркыныч күренешләрне алдан әйтү методикасын эшләгән.

1960-елларда «Метеорология» белгечлеге буенча дәүләт аттестация комиссиясе рәисе булган, университетта уздырыла торган фәнни конференцияләрдә күп тапкырлар катнашкан, студентлар-метеорологлар һәм астрономнар алдында лекцияләр белән чыгыш ясаган[3].

Хезмәтләре

үзгәртү
  • О влиянии вращения Земли на общую циркуляцию атмосферы // Труды Центрального института прогнозов. 1961. Вып. 104. 
  • Пангеометрия — наука универсальная // «Научный Татарстан». 1996. № 1.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Шәхси тормыфшы

үзгәртү

Хатыны Зәйнәп Зариф кызы, яшь чагында очучы-сынаучы булып хезмәт иткән, аннары авиаконструктор булып эшләгән[1].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Приехала комиссия. «Огни Кузбасса», 2017, № 1, стр.22
  2. 2,0 2,1 Евгений Чириков. Дни Солнечных идей. «Огни Кузбасса», 30.10.2023
  3. Переведенцев Ю. П.Метеорология в Казанском университете: Становление, развитие, основные достижения. К., Издательство Казанского университета, 2001. С.24. ISBN 5–7464–1034–9

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү