Рәшит Мортазин (Рәшит Муса улы Мортазин, 1 май 1911(1911-05-01), Троицк, Троицк өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе23 гыйнвар 1987(1987-01-23)[1] (75 яшь), Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[1]) — архитектор, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1970), ТАССР архитекторлар берлеге рәисе (1941-1943), «Приволжскгипросельхозстрой» институтының Казан филиалы директоры (1959-1962), «Союзпромпроект» институтының Казан филиалында баш архитектор (1963-1967), Казан төзүче-мөһәндисләр институты укытучысы (1967-1971).

Рәшит Мортазин
Туган 1 май 1911(1911-05-01)
Троицк, Троицк өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 23 гыйнвар 1987(1987-01-23)[1] (75 яшь)
Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[1]
Әлма-матер Питырбур дәүләт мигъмарият-төзелеш университеты

Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләренең генераль планнары һәм күп кенә корылмалары (1950-70, Павел Саначин һәм Георгий Солдатов белән берлектә), Казанның Ирек мәйданындагы Казан авиация институтының уку бинасын үзгәртеп кору (1954-1957), Казан үзәгендә һәм ТР шәһәрләрендәге кайбер торак йортлар проектларының авторы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Татар энциклопедиясе — 2002.