Рәшит Гәрәй

Татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1960).
(Рәшит Гәрәев битеннән юнәлтелде)

Рәшит Гәрәй улы Гәрәевтатар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1960).

Рәшит Гәрәй
Туган телдә исем Рәшит Гәрәй улы Гәрәев
Туган 15 апрель 1931(1931-04-15)
Татарстанның Минзәлә районы Малтабар авылы
Үлгән 1999(1999)
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты

Ул 1931 елның 15 апрелендә Татарстанның Минзәлә районы Малтабар авылында туа. Туган авылында — башлангыч мәктәпне, күрше Күзкәйдә урта мәктәпне тәмамлый. 1949 елда экстерн тәртибендә имтихан тапшырып, Минзәлә педучилищесын тәмамлау турында таныклык алгач, укытучы булып эшли башлый.

19481950 елларда Рәшит Гәрәй Минзәлә районының Иске Мәлкән һәм Чебенле җидееллык мәктәпләрендә укытучы, 1950 елда «Яшь сталинчы» газетасының (хәзерге «Татарстан яшьләре»нең) Минзәлә төбәгендәге үз хәбәрчесе булып эшли.

Армия сафларында хезмәт итә. Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. 1959-1970 елларда “Совет әдәбияты” («Казан утлары») журналы редакциясендә эшли.

Аның “Беренче хисләр” дигән тәүге җыентыгы 1952 елда дөнья күрә. Шуннан соң шагыйрьнең “Шинель җылысы”, “Җырчы камышлар”, “Җырлап яшәр чагыбыз”, “Һаваларда йолдыз”, “Рәхмәт сезгә”, “Төнге учаклар”, “Сиңа тартыла күңел”, “Юлдашым булсаң иде”, “Үзеңә чакыр мине”, “Синдә калам”, “Көнбагышлар чәчәктә” китаплары һ. б. әсәрләре басылып чыкты.

Шагыйрь 1999 елда вафат булды.

Җырлар үзгәртү

  • Музыка: Әнвәр Бакиров:
    • «КЫР КАЗЛАРЫ КИТКӘНДӘ»
    • «ЫК СУЛАРЫ»
    • «ТЫНЫЧ КӨН ТЕЛӘП»
    • «ФӘЙРҮЗӘ»
    • «ҖИЛЛӘР ТИДЕРМӘС ИДЕМ»

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү