Рәфкать Ризатдинов

Рәфкать Ризатдинов (тулы исеме Рәфкать Габдрахман улы Ризатдинов) – генерал-лейтенант, татар.

Рәфкать Ризатдинов
Туган телдә исем Рәфкать Габдрахман улы Ризатдинов
Туган 1929 елның 24 августы
Сөлек, Сарман районы, Татарстан АССР, РСФСР
Милләт татар
Һөнәре хәрби, генерал-лейтенант
Балалар ике улы
Ата-ана
  • Габдрахман Ризатдинов (әти)
Бүләк һәм премияләре "Кызыл Йолдыз" ордены

1929 елның 24 августында Сарман районы Сөлек авылында туган. Әтисе Габдрахман, “кулак” мөһере сугылып, йортыннан куып чыгарылгач, гаиләсе белән ялланып Мәскәү өлкәсе Шатур электр станциясе төзелешенә килә. Кызыл Чаллыга кайтып төпләнәләр (1934 елда).

Урта мәктәпне(1947 ел), Ульяновск танк училищесын (1957 ел), бронетанк гаскәрләре академиясен (1963 ел), Генераль штаб академиясен тәмамлый.

Ровнода, Германиядә, Киев хәрби округында хезмәт итә. Танк дивизиясе командиры, танк армиясе штаб башлыгы, хәрби совет әгъзасы була.

Кавказ буе хәрби округында командующий урынбасары(1980-1984 еллар), Көньяк-Көнбатыш юнәлешендәге гаскәрләрнең башкомандующие (1984-1988 еллар).

Чернобыль АЭСы һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә ССРБ Саклану министрлыгының оператив штаб башлыгы. “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән.

Генерал-лейтенант(1977 ел). Гаиләсе: ике улы да хәрбиләр.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап: Чаллы, 2000, 154 бит.