Рүкү утраулары
Рүкү утраулары (яп. りゅうきゅう れっとう), шулай ук Нансэй утраулары (яп. 南西諸島 Нансэй-сёто, «Көньяк-көнбатыш утраулар») — Япониядагы утраулар архипелагы, Күшү (Кюсю) һәм Тәйвән утраулары арасында. Көнчыгыш Кытай диңгезен Тын океаннан аерып тора.
Рүкү утраулары яп. りゅうきゅう れっとう | |
Акватория | Көнчыгыш Кытай диңгезе |
Утраулар саны | 98 |
Гомуми мәйдан | 4700 км² |
Ил | Япония |
Халык саны (2005 ел) | 1 550 161 кеше |
Халык тыгызлыгы | 329,821 кеше/км² |
Рүкү утраулары Викиҗыентыкта |
Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка дуга формасында 1 200 километрга сузылган. 6 төркемгә (Осуми, Токара, Амами, Окинава, Мияко һәм Яэяма) бүленгән 98 утрауны үз эченә алган. Гомуми мәйданы 4,8 мең км². Эре утраулар — Окинава ва Амами.
Утрауларның көньяк-көнчыгыш өлеше нигездә мезозойның карстлы известьташларыннан, төньяк-көнбатышы вулкан токымнарыннан тора. Сейсмик актив зона, җир тетрәүләр еш була, 3 гамәлдәге һәм берничә сүнгән янартау бар. Җир өсте плато һәм тәбәнәк таулардан (бикелеге 300–500 м) һәм тәбәнәк яр буе террасалардан гыйбарәт. Иң биек ноктасы 1935 м (Яку утравы). 29° төньяк киңлегеннән көньякта утраулар мәрҗән рифлары белән уралган. Фосфорит һәм ташкүмер чыганаклары бар.
Климат төньякта субтропик, көньякта тропик, муссонлы (еллык явым 2000–3500 мм), августтан гарасатлар еш була. Уртача температура гыйнварда +14…+18°, июльдә +27…+28°. Мәңге яшел тропик урманнар бар. Дөге, батат, шикәркамыш игелә. Балык тотыла. Ефәк эшкәртелә. Иң зур шәһәр — Наһа.