Рүзәл Йосыпов

(Рузәл Йосыпов битеннән юнәлтелде)

Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов – тел галиме, филология фәннәре кандидаты, докторы, ТР фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, вице-президенты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Рүзәл Йосыпов
Туган телдә исем Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов
Туган 14 сентябрь 1938(1938-09-14) (85 яшь)
ТАССР Арча районы (хәзерге Татарстанның Әтнә районы) Кышкар авылы
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Тормыш юлы үзгәртү

Рүзәл Юсупов (Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов) 1938 елның 14 сентябрендә ТАССРның Арча районы (хәзерге Татарстанның Әтнә районы) Кышкар авылында туа. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Радиотапшырулар һәм телевидение буенча республика комитетында тәрҗемәче, мөхәррир булып эшли.

1970нче елда кандидатлык, 1982 елда докторлык диссертацияләрен яклый.

Р. Юсупов, 1970 елдан башлап, Казан педагогика университетында эшли. 1986-2002 елларда университетның ректоры була, университетның татар теле һәм татар телен укыту методикасы кафедрасы мөдире булып эшли.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Галим татар һәм рус телләренең лексик, фразеологик чараларын төрле яклап һәм системалы өйрәнә. Аерым алганда, антонимнар, синонимнар, алынма сүзләр, мәкальләр һәм әйтемнәрне тикшерә. Телләр арасындагы уртак билгеләрне аерып алуда ул тәкъдим иткән методика зур әһәмияткә ия.

Р. Юсупов –контрастив лингвистиканы үстерүгә зур өлеш керткән күренекле тел галиме. Ул студент елларыннан ук рус һәм татар телләренең үзара йогынтысын өйрәнү белән шөгыльләнә. Аның тарафыннан 350 гә якын фәнни хезмәт, шул исәптн 13 монография языла.

Рүзәл Юсупов рус һәм татар телләренең чагыштырма типологиясе буенча үз фәнни мәктәбен тудыра.

Галим мәктәпләр өчен дәреслекләр яза, программалар төзи. Бу хезмәтләр татарлар күпләп яшәгән башка регионнарда да киң кулланыла.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Диләрә (тумышы белән Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылыннан), филолог, КАИда укыган. Улы (30 яшендә вафат, бер кызы калган), кызы (ике ул үстерә). Оныклары: олысы Ислам (Алманиядә авиация юнәлеше буенча халыкара университет тәмамлаган, инглиз телендә укыган, БГӘдә инглиз авиакомпанисендә эшли), кечесе Кәрим.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Файдаланылган әдәбият үзгәртү

Татар теле. 10-11 сыйныфлар: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Зәкиев М.З., Максимов Н.В.- Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2016.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү