Рубен Тигранович Джрбашян (әрм. Ռուբեն Տիգրանի Ջրբաշյան; 13 декабрь, 1934 елда туган) - геология һәм вулканология өлкәсендә совет һәм әрмән галиме, геология һәм минералогия фәннәре докторы (1990), профессор (1996), Әрмәнстан Милли Фәннәр академиясенең тулы әгъзасы (1996). Әрмәнстан Милли Фәннәр Академиясенең геология фәннәре институты директоры (1993-2006). Археволканология әрмән фәнни мәктәбенә нигез салучыларның берсе.

Рубен Тигранович Джрбашян
әрм. Ռուբեն Տիգրանի Ջրբաշյան
Туган көн 13 декабрь, 1934 ел (86 яшь)
Туу урыны Ереван, Әрмәнстан ССР, СССР
Ил СССР Әрмәнстан
Фәнни өлкә геология
Эш урыны ИГН НАН РА, ЕДУ
Алма матер Ереван дәүләт университеты (1957)
Академик дәрәҗә Геология һәм минералогия фәннәре докторы (1990)
Академик исем
Билгеле ИГН НАН РА директоры
Бүләкләре һәм премияләре Виктор Хамбардзумян исемендәге халыкара фәнни премия

Биография үзгәртү

Ул Ереван университеты профессоры Т.А. Джарбашян гаиләсендә Ереванда, Әрмәнистан ССРда 1943 елның 13 декабрендә туган. 1937 елда Сталин респрессияләре корбаны булып, репрессияләнә [1].

1952 - 1957 елларда Ереван дәүләт университетының геология факультетын тәмамлый, 1957 - 1960 елларда әлеге университетның аспирантурасында белемен күтәрә.

1960-нчы елдан алып Әрмәнстан ССР Милли Фәннәр академиясенең Геология фәннәре институтында фәнни-тикшеренү эшендә - фәнни һәм өлкән хезмәткәр, 1989 - 1991 елларда - вулканология бүлеге мөдире, 1991 - 1993 елларда - фәнни эш буенча директор урынбасары, 1993 елдан 2006 елга кадәр - әлеге институтның директоры, 2006 елдан - региональ геология һәм вулканология бүлеге җитәкчесе һәм директор киңәшчесе вазифаларын үти.

1996 елдан, фәнни эш белән беррәттән, ул Ереван дәүләт университетында геология факультеты профессоры булып педагогик эш белән шөгыльләнә [2] [3].

Фәнни-педагогик эшчәнлеге һәм фәнгә керткән өлеше үзгәртү

Р.Т. Джрбашянның төп фәнни-педагогик эшчәнлеге геодинамика, вулканология һәм геофизика өлкәсендәге проблемалар белән бәйләнгән. Ул инженер сейсмологиясе һәм региональ геология өлкәсендә тикшеренүләр алып барган. Р.Т. Джрбашян - әрмән фәнни археоволканология мәктәбенә нигез салучыларның берсе. Р.Т. Джрбашян - Әрмәнстанның Геология җәмгыяте председателе, Россия Табигать белеме академиясе һәм Халыкара вулканология һәм химия ассоциациясе әгъзасы (ингл. International Association of Volcanology and Chemistry of the Earth’s Interior, IAVCEI).

1964-нче елда ул "Базум кырының палеоген вулканизмы" дигән тема буенча кандидатлык диссертациясе, 1990-нчы елда геология һәм минералогия фәннәре докторы дәрәҗәсе буенча "Тетис океанын ябу зонасында Палеоген вулкан билбаулары: Кечкенә Кавказ" дигән тема белән докторлык диссертациясен яклады[4]. 1996 елда аңа профессор академик исеме бирелде. 1996 елда ул Әрмәнстан Милли Фәннәр Академиясенең тулы әгъзасы итеп сайланды. Р.Т. Джрбашян йөздән артык фәнни хезмәт, шул исәптән күпсанлы монографияләр авторы [2] [3].

Бүләкләре үзгәртү

  • Виктор Хамбардзумян исемендәге халыкара фәнни премия [2] [3]

Искәрмәләр үзгәртү