Роман Рәхимов

(Роман Македонский битеннән юнәлтелде)

Роман Македонский (псевдоним, чын исеме Роман Таһир улы Рәхимов, рус. Роман Македонский, Роман Тагирович Рахимов) – Россия кино артисты.

Роман Македонский
Роман Рәхимов
Туган телдә исем Роман Таһир улы Рәхимов
Туган 13 ноябрь 1998(1998-11-13) (25 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия Русия
Һөнәре киноартист
Ата-ана

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1998 елның 13 ноябрендә Мәскәүдә туган. Әтисе – «П. Фоменко остаханәсе» театры артисты Таһир Рәхимов. Роман – Т. Рәхимовның икенче никахыннан туган улы. Абыйсы Артём (1980), әтисенең беренче никахыннан туган улы, Уфада яшәгән.[1] Роман, Македонский псевдонимы алып, 6 яшеннән кинода төшә. АКШта яши. Тутасы (әтисенең бертуган апасы) — Венера Рәхимова (1946), курчак театры актрисасы, С. Юлаев премиясе лауреаты (1984).

Иҗаты үзгәртү

Кино сәнгатенең детектив, мелодрама, драма төрләрендә уйный. Әтисе белән бергә«Туганнар» (БРАТиЯ) (2011) һ.б. фильмнарда уйный.

Фильмография үзгәртү

 
Роман әтисе белән
«БРАТиЯ» фильмында. 2011
 
Пётр шаһзадә ролендә.2010
 
«Дала балалары».2012
  • 2013 — Халыклар атасы малае (Сын отца народов ) — Саша Сталин, 14 яшьтә
  • 2013 — Кызыл таулар (Красные горы) (сериал) — Аркадий, үсмер
  • 2013 — Мин янәшәдә (Я рядом) (мини-сериал) – Александр, 14 яшьтә
  • 2013 — Шәһәр шпионнары (Городские шпионы) – Влад
  • 2012 — Дала балалары (Степные дети) (мини-сериал) — Ванька Головин
  • 2012 — Мин булмасам, кем соң (Кто, если не я?) (сериал) — Виталик
  • 2011 — Шива биегән арада (Пока Шива танцует) (сериал) — Васька балачакта
  • 2011 — Туганнар (БРАТиЯ) (кыска метражлы) – Петр
  • 2011 — Раджа Васька – Василий балачакта
  • 2010 — Сәлам белән, Козаностра (С приветом, Козаностра!) — Евгений
  • 2010 — Керпе томаннан чыкты (Вышел ёжик из тумана) (ТВ)
  • 2010 — Рита (ТВ) – Рома, Маргарита улы (төп рольдә)
  • 2010 — Экспедитор язмалары (Записки экспедитора тайной канцелярии) (сериал) — шаһзадә Пётр
  • 2010 — Бары да синең өчен (Все ради тебя) (сериал) — Никита
  • 2009 — Кар явуның төсе кан кызыл (Багровый цвет снегопада)
  • 2009 — Ак алиһә балалары (Дети белой богини) — Серёжа, Петр улы
  • 2008 — Корал (Оружие) (сериал) – Мансур
  • 2008 — Валерий Харламов — Дмитрий
  • 2008 — Төп дәлил (Главная улика) (ТВ) — Слава Осокин
  • 2008 — Көртлек (Глухарь) (сериал) — малай
  • 2007 — УГРО.Гади егетләр (УГРО. Простые парни) (сериал) — Боря
  • 2007 — Унөч яшьлекләр (Тринадцатилетние) (сериал) — Никита
  • 2007 — Фәрештә артыннан куу (Погоня за ангелом) (сериал) — Боря Зайцев
  • 2006 — Доктор Живаго — Иван
  • 20062007 — Сөю сөю инде (Любовь как любовь) (сериал) — Борька
  • 2005 — Сөю ярдәмчеләре (Адъютанты любви) (сериал) – йорт-җирсез малай
  • 2005 — Аэропорт (сериал)Серёжа
  • 2004 — Даша Васильева 3 (ТВ) – Никита
  • 2004 — Бальзак яшендә..(Бальзаковский возраст, или..) – эпизод

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү