Роман Ежов
Роман Владимирович Ежов (1997 елның 2 сентябре, Түбән Кама, Татарстан) — Россия футболчысы, «Крылья Советов» клубы ярымсакчысы.
Роман Ежов | |
---|---|
Туган | 2 сентябрь 1997 (27 яшь) Түбəн Кама, Татарстан, Россия |
Ватандашлыгы | Россия |
Һөнәре | футболчы |
Спорт такымы әгъзасы | Чертаново[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүРоман Ежов 1997 елның 2 сентябрендә Түбән Кама шәһәрендә туа. «Чертаново» академиясендә тәрбияләнүче. 2014/15 сезонында ПФЛ беренчелегендә, 6 матч уйнап, профессиональ дәрәҗәдә дебют ясый. 2017/18 сезонда команда белән бергә ПФЛның «Көнбатыш» зонасы җиңүчесе була һәм киләсе ике сезонда ФНЛда уйный.
2020 елның җәендә, сигез «чертановец»тан торган төркем составында, «Крылья Советов»ка күчә[1], анда 2020/21 сезонында төп уенчыларның берсе була. 2021 елның 8 апрелендә Мәскәү «Динамо»сына каршы Россия Кубогының 1/4 финалы матчында җиңү голының авторы була (2:0)[2]. 21 апрельдә «Крылья Советов» ярымфинал матчында «Ахмат»ка каршы уенда җиңә[3] һәм икенче тапкыр тарихта Россия Кубогы финалына чыга.
2021 елның 2 октябрендә Премьер-лигада Мәскәүнең «Динамо» клубы капкасына беренче гол кертә, матчның 23 минутында исәпне ачып, кунак уенында ахыргы нәтиҗәне куя.
2021 елның 20 ноябрендә «CIES» Европа чемпионатларының старт өлешендәге кимендә 10 матчны алыштырмыйча уйнаган «спринтерлар» рейтингын бастырып чыгара (топ-5 чемпионатларыннан тыш)[4]. Роман Ежов өченче урында була, 1 һәм 2 урын: Самуэль Лино («Жил Висенте») һәм Милан ван Эвейк («Херенвен»).
Җыелма команда карьерасы
үзгәртүРоссиянең 17 һәм 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командалары өчен чыгыш ясаган. 2014 елгы Европа чемпионатына (17 яшькә кадәр) квалификациянең элита раундында һәм 2016 елгы Европа чемпионатына (19 яшькә кадәр) шундый ук сайлап алу раундында катнашкан.
2021 елның 25 октябрендә Россия футбол җыелма командасының Хорватия һәм Кипр белән ноябрь матчларына киңәйтелгән исемлегенә керә, әмма ахыргы исемлеккә керми.
Казанышлар
үзгәртү- ПФЛ беренчелеге җиңүчесе («Запад» зонасы): 2017/18
- ФНЛ беренчелеге җиңүчесе: 2020/21
- Россия Кубогы финалисты: 2020/21