Ринат Сахиулла улы Насыйров (5 гыйнвар 1942 ел, СССР, БАССР, Авыргазы районы, Талбазы) - архитектор, рәссам.

Ринат Насыйров
Туган телдә исем Ринат Сахиулла улы Насыйров
Туган 5 гыйнвар 1942(1942-01-05) (82 яшь)
СССР, БАССР, Авыргазы районы, Талбазы
Яшәгән урын Лесгафт урамы[1]
Ватандашлыгы Русия
Һөнәре архитектор, рәссам

Биографиясе үзгәртү

1942 елның 5 гыйнварында Башкортостан Республикасының Авыргазы районы Талбазы авылында туа.

1965 елда С. М. Киров исемендәге Урал политехника институтының архитектура факультетын тәмамлый (Свердловск).

Өфе шәһәрендәге "Башкиргажданпроект" институтының баш архитекторы (1965-1970).

"Татинвестгражданпроект" институты проектларының баш архитекторы (1970-1973).

Яр Чаллы шәһәренең баш архитекторы (1973-1984).

Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе (1984-1990).

1980 нче еллардан станок рәсем сәнгате белән актив шөгыльләнә башлый, авангард юнәлештәге рәссам буларак таныла. Үз иҗатында Насыйров дөнья диннәренең рухи һәм фәлсәфи нигезләренә таяна, Буддизм һәм Ислам мәдәнияте, татарлар, халык сәнгате символик-эстетик системасын чагылдыра. Станок эшләренең күпчелеге аллегорик рәвештә, Р.С. Насыйровның Борынгы Һиндстан медитатив практикасы өлкәсендә яткан рухи эзләнүләренә нигезләнгән.

2005 елдан - баш рәссам, "Тастройпро" ҖЧҖ архитекторы (Казан). Архитекторлар берлеге әгъзасы (1969); Рәссамнар берлеге әгъзасы (1983).

Күргәзмәләре үзгәртү

1991 - Дюссельдорф, Германия[2]

2003 – «Большая Волга» (Түбән Новгород)[2]

2006 - «Вечность-знаки»(2006)[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү