Рафил Сөнгатуллин

Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе

Рафил Рузалит улы Сөнгатуллин (18.03.1980; Олы Кайбыч, Кайбыч районы, ТАССР — 13.08.2022; Олы Кайбыч, Кайбыч районы, Татарстан) — Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе.

Рафил Сөнгатуллин
Туган 18 март 1980(1980-03-18)
Олы Кайбыч,Olı Qaybıç, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 13 август 2022(2022-08-13) (42 яшь)
Олы Кайбыч,Olı Qaybıç, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче Олы Кайбыч авылы җирлеге

Биографиясе үзгәртү

Рафил Сөнгатуллин 1980 елның 18 мартында Татарстан АССРның Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында туган. Югары белемле. 1997 елда Кайбыч урта мәктәбен, ә 2002 елда Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен, «ветеринария табибы» квалификациясе буенча, «ветеринария» белгечлеге буенча тәмамлый. Дәүләт бүләкләре юк.

2002 елдан 2004 елга кадәр Кайбыч РДВБСында ветеринария табибы, аннары КРГВО башлыгы урынбасары, 2012 елга кадәр Кайбыч районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә ветеринар-эпизоотолог, 2012-2014 елларда 14 разрядлы Арыслан ветеринария участогы мөдире. Аннары Борындык ветеринария участогында мөдир булып эшләгән, 2014 елдан 2020 елга кадәр Морат ветеринария участогы мөдире булып эшли. 2020 елның 15 октябрендә Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә.

Гаиләсе үзгәртү

Гаилә хәле: өйләнгән, ике баласы бар.

Чыганаклар үзгәртү