Арыслан (Татарстан)
Арыслан — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл.
Арыслан | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Кайбыч районы |
Координатлар | 55°29'0"N, 48°11'0"E |
Нигезләнгән | XVIII гасыр |
Климат | dfb — дымлы континенталь |
Халык саны | 161 кеше |
Милли состав | руслар |
Дини состав | православлар |
Сәгать кушагы | UTC+4 |
Телефон коды | 84370 |
Почта индексы | 422332 |
Автомобиль коды | 16, 116 |
Русча топонимы | Арасланово |
ТарихҮзгәртү
XVIII гасырда нигезләнгән. Революциягә кадәрге чыганакларда авыл Мамадыш-Арыслан исеме белән дә билгеле. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү, мичкә ясау белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Арысланда архитектура истәлеге - Никольский чиркәве (1901 дә төзелә), чиркәү - приход мәктәбе (1885 тә ачыла), иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе, май язу йорты, 3 вак-төякләр кибете була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2053 дисәтинә тәшкил итә.
1920 гә кадәр авыл Казан губернасы Зөя өязенең Әҗил волостена керә. 1920 дән ТАССРның Зөя кантонында. 1927 нең 14 февраленнән - Кайбыч, 1963 нең 1 февраленнән - Буа, 1964 нең 4 мартыннан - Апас, 1991 нең 19 апреленнән Кайбыч районында.
ДемографияҮзгәртү
Халык саны | |||||||||||||
1859 | 1897 | 1908 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 | 2011 |
865 | 1303 | 1656 | 1553 | 1456 | 1170 | 562 | 394 | 366 | 305 | 191 | 215 | 174[1] | 161 |
МәгарифҮзгәртү
КлиматҮзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.5 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 4.9 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.9 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.4 °C | -9.7 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]
ИскәрмәләрҮзгәртү
ЧыганакларҮзгәртү
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Каюм Насыйри. Зөя өязе авыллары