Рафаэль Фәссахов

Рафаэль Фәссахов, Рафаэль Хәйретдин улы Фәссахов (1939 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Тегермәнлек2003 ел, РФ, ТР, Казан) — галим, химия фәннәре докторы (1991), КХТИ профессоры (1992), Татарстан АССР атказанган фән эшлеклесе (1990).

Рафаэль Фәссахов
Файл:.jpg
Туган телдә исем Рафаэль Хәйретдин улы Фәссахов
Туган 1939(1939)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Тегермәнлек
Үлгән 2003(2003)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре галим, химик-технолог
Җефет Луиза
Балалар кызы Чулпан, улы Адлер
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган фән эшлеклесе
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1939 елда Мөслим районының (хәзер Түбән Табын авыл җирлегенә керүче[1]) Тегермәнлек авылында туган. Әтисе Хәйретдин 1942 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була. Рафаэль Мөслим районы Яңа Усы җидееллык, Мөслим урта мәктәбен (1956) тәмамлаган. Тормышның авыр елларында мәктәпне ташлап, бер ел күмәк хуҗалыкта эшли, кабат укуга кайтып, урта мәктәпне бишле билгеләренә тәмамлый. Казанга килеп, ике ел төзелештә эшли. Өч ел армиядә хәрби хезмәттә була. «Инженер-химик-технолог» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын «бик яхшы» билгеләргә тәмамлагач (1967), шул институтта азотның органик кушылмаларының химия һәм технология кафедрасында эшкә калдырыла. Химия фәннәре кандидатлыгына (1972), докторлыгына (1991) диссертацияләр яклаган. 1972 елдан — кафедрада ассистент, доцент, 1992 елдан — профессор.

Фәнни-педагогик эшчәнлеге үзгәртү

36 ел КХТИда фәнни, педагогик эшчәнлек алып бара. 130дан артык фәнни хезмәт авторы. Уйлап табуга унлап патент алган [2]. Имидазолның(рус.) төрләрен чыгаруга[3], кайбер дарулар ясауга зур өлеш кертә. Стәрлетамакның «Авангард» заводында яңа уйлап табылган шартлагыч матдәләрнең технологиясен үзләштерүдә катнаша. Аның җитәкчелегендә 8 кеше химия фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Исеме Татар энциклопедиясенә кертелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Луиза. Балалары КХТИ тәмамлаган: кызы Чулпан, химия фәннәре кандидаты, «Казхимпромпроект» институтында, улы Адлер, КХТИ тәмамлагач, юридик белем алган, ТР прокуратурасында эшли.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.:Идел-Пресс, 2006 ел, 311-312нче бит.. ISBN 5-85247-005-4
  2. Ә. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: Яр Чаллы типографиясе ДУП, 2003.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү