Рафаэль Батыршин

Рафаэль Батыршин (Рафаель Али улы Батыршин)  — Россия  хоккейчысы (сакчы).  «Крылья Советов» җәмгыятендә (Мәскәү) тәрбияләнә. Хоккейчы Руслан Батыршинның бертуганы. Хәзерге вакытта «Ак Барс» (Казан) өчен уйный,  КХЛда чыгыш ясый[1].

Рафаэль Батыршин
Туган телдә исем Рафаэль Али улы Батыршин
Туган 26 август 1986(1986-08-26) (37 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре спортчы (хоккей)
Җефет Анна
Спорт такымы әгъзасы Крылья Советов[d], Атлант[d], Витәз[d], Металлург, Рязань[d] һәм Сибир[d]

Карьера үзгәртү

Әти-әнисе улларын кече яшьтән «Динамо» (Мәскәү) җәмгыятенә бирә. Рафаэль Батыршин – татар. Мәскәүдә 1986 елның 26 августында туган.

17 яшендә Батыршин «Крылья Советов»ның  (Мәскәү) икенче составында дебют ясый, беренче сезонында ук команда сакчылары арасында иң күп матч уздыручы була. Шуңа күрә беренче сезонда ук «Крылья Советов»ның 2- лигада чыгыш ясаучы төп командасына 9 тапкыр чакырылуы гаҗәп түгел.  Алдагы 4 ел дәвамында Батыршин «Крылья Советов»ның беренче командасында төп сакчы була. Әлеге команда өчен барлыгы 139 матч уздыра, 11 очко туплый (2+9), икенче команда өчен 80 уенда  уйный, 18 очко (4+14) туплый.

2007-2008 елгы сезоны — әлеге Мәскәү командасы өчен 4- тапкыр уйнавы була.  Әмма сезон ахырында ул башка командага  — югары лигада уйнаучы «Рязань» (Рязань)командасына күчә. Алар өчен 14 матчта уйный.

2008-2009 елгы сезонны яңадан  исемен алыштырган МХК «Крылья Советов»та башлый. Элекке бердәм команда икегә бүленгән була. Шуңа карамастан МХК югары лиганың финалына барып җитә (Ханты-Мансийскиның «Югра» командасы җиңүче була). Рафаэль әлеге сезонда 70 уенда уйнап, 20 очко (7+13) туплый – сакчының спорт  карьерасында әлегә иң яхшы күрсәткече.

2009 елның көзендә  Батыршин КХЛда дебют ясый – Чехов «Витязь» командасына күчә. Аларның уен стиле  Рафаэльгә якын. Гәүдәгә зур булу сәбәпле,  Батыршин кискен сакчы ролен башкара, сезонга 50 минут штраф туплаган чаклары була.  «Витязь» өчен сакчы 2 сезон уйный, 95 матч уздыра, 16 очко (5+11) туплый.

2011 елның җәендә Батыршин Мәскәү өлкәсенең «Атлант» командасына күчә. Әлеге команда өчен  Рафаэль 33 матчта уйный, 8 очко (2+6) туплый.

2012 елның 13 гыйнварында  «Атлант» җитәкчелеге аны Новосибирскиның «Сибирь» командасыннан  Вячеслав Белов белән алмаша,  сезонның калган өлешен Рафаэль Новосибирскида уйнап бетерә. Командасы плей-оффка үтми. 

2012-2013 ел сезонын Батыршин Новосибирскиның «Сибирь» командасында башлый.

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны Анна. 

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү