Рафаэль Амантаев
Амантаев Рафаэль Альберт улы (19 октябрь 1962 ел) — биюче. Башкортстан Республикасының халык артисты (1997). Шагыйрь һәм язучы, җәмәгать эшлеклесе.
Рафаэль Амантаев | |
---|---|
Туган | 19 октябрь 1962[1] (62 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | биюче |
Биографиясе
үзгәртүРафаэль Альберт улы Амантаев 1962 елның 19 октябрендә Башкорт АССРның башкаласы Уфада туган.
Кече яшьтән ук бию сәнгатенә гашыйк була. Башкорт дәүләт филармониясенең Хореография студиясен тәмамлый. 1980—1990 елларда Башкорт дәүләт филармониясендә балет артисты; 1990—1991 елларда «Восток» концерт коллективында балет артисты; 1991—1992елларда «Муенса» концерт коллективында балет артисты; 1992 елдан — Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле солисты. Үзенчәлекле биюче. Дөньяның бик күп кыйтгаларында башкорт биюләрен биегән артист ул.
Иҗади эшчәнлеге
үзгәртүРафаэль Альберт улында башкару виртуозлыгы ачык образлылык («Андалузия кичләре» — «Андалузские вечера», «Кияү» — «Жених») белән уңышлы берләшә. Бөтенрусия ялгыз халык биюләрен башкаручылар конкурсы лауреаты (Самар каласы, 1993).
45 яше дә тулмаган Амантаев лаеклы ялга чыккач, яңа һөнәр үзләштерә, төрле бизәкләр, чулпылар, кәмәр-каешлар ясый башлый. Рафаэль берничә ел рәттән ансамбльдәге биючеләргә милли бизәкләр, кәмәр-каешлар җитештерә. Ул җитештергән әйберләргә сораулар арта. Амантаев, шәхси исәп ачып, үзенең остаханәсен булдыра. Бүген аның «Амантай» иҗат үзәге уңышлы эшли. Билбау каптырмасы, алка-чулпылар, иске чалгы кисәгеннән эшләнгән нәкъ борынгыча агач саплы башкорт пычак-хәнҗәре, бакыр беләзек - барысы да Рафаэль Амантаевның кулында зәвыклы, камил төс ала. Амантаев бүген башкортның милли яу-аучылык коралы булган җәяне тергезү өстендә актив шөгыльләнә.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- Башкортстан Республикасының халык артисты (1997)
- Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1995)
- Бөтенрусия халык биюләрен ялгыз башкаручылар конкурсы лауреаты (Самар каласы, 1993)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
Сылтамалар
үзгәртү- Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Яшьлек. 5 март 2013 Нурия Сәләхова. Онытылмас хәтер кисәһе
- Энциклопедии и словари. Амантаев, Рафаэль Альбертович