«Рауза» мәчетеКазанның Совет районында, Сеченов урамы ахырында урнашкан. Төп иганәче ― Татарстан республикасының финанс министры Радик Гайзатуллин гаиләсе. Мәчеткә Радик Гайзатуллин әнисенең исеме бирелә.

Мәчет
«Рауза» мәчете
Ил Россия
шәһәр Татарстан, Казан, Сеченов ур., 21
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Совет районы мөхтәсибәте «Рауза» мәчете мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2021
Төзелеш еллары 20212022 еллар
Төп даталар:
2021 (төзелеш башлану)
2022 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Мәчет 2021 елда төзелә башлаган, 2022 елда төзелеп бетә. 2022 елның 25 маенда мәчеткә айлар урнаштырылган.[1]

Мәчет 2022 елның 30 августында ачыла. 2022 елның 28 сентябрендә беренче тапкыр азан әйтелә һәм намаз укыла[2].

Атамасы үзгәртү

Мәчет Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинның әнисе исемен йөртә, чөнки мәчетнең төзелешен аның гаиләсе финанслаган [2].

Тасвирлама үзгәртү

Мәчет төзелеше 1,5 ел дәвамында барган.

Мәчет ике катлы, подвалы бар. беренче катында 280 кешегә исәпләнгән ир-атлар өчен фарыз залы урнашкан, мәйданы 230 квадрат метр. Икенче катта 75 кеше сыйдырышлы хатын-кызлар залы, уку сыйныфлары бар. Беренче каттан аста никах уку, дини бәйрәмнәрне һәм ифтарлар үткәрү өчен аерым зал, аш бүлмәсе урнашкан [2].

Мәчет имамнары үзгәртү

  • Илнур хәзрәт Вафин

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү