Казанның Совет районы
(Совет районы битеннән юнәлтелде)
Казанның Совет районы (рус. Советский район) — Казанның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан район.
Ил | Россия |
---|---|
Статус | Шәһәр районы |
Керү | Казан |
Барлыкка килү датасы | 1920 — 1930 елларда. |
Халык (2010) | 275 571 кеше[1] |
Мәйдан | 167 км² |
Казанның Совет районы, олы Себер юлында төзелгән яшәү массивында, Танкодром һәм Азино территориясендә, Дәрвишләр бистәсендә урнаша.
Районда:
- 17 сәнәгать оешмалары
- 17 төзү оешмалары
- 17 транспорт һәм бәйләнеш оешмалары
- 39 гомуми белем мәктәпләре
- 7 профессиональ училищелар
- 5 техникумнар
- 67 балалар бакчалары
- 33 сәламәтлекне саклау оешмалары
- 130дән артык спорт оешмалары бар.