Ранас Ганиев, Ранас Мөдәрис улы Ганиев (1954 елның 9 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — галим, техник фәннәр докторы (2004), Рязань дәүләт радиотехника университеты профессоры (2004), кафедра мөдире (2005), РФ мактаулы фән һәм техника хезмәткәре.

Ранас Ганиев
Туган телдә исем Ранас Мөдәрис улы Ганиев
Туган 9 ноябрь 1954(1954-11-09) (69 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре инженер-программист, галим
Сайт ranasganeev

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1954 елның 9 ноябрендә Мөслим районы үзәге Мөслим авылында туган. Мөслимнең 1нче урта мәктәбен (1972), «гамәли математика» белгечлеге буенча Мәскәү инженер-физик институтын(рус.) (рус. МИФИ, 1983) тәмамлаган. Институтка кергәнче, армиядә хезмәт итә. Мөслимдә берничә оешмада эшләп ала: төзүче дә була, райпода, майсызландырылган коры сөт (рус. СОМ) заводында эшли.

Институтны тәмамлагач, бер ел Мәскәү өлкәсендә заводта инженер булып эшли. 1984 елданРязаньда. Рязань дәүләт радиотехника академиясендә инженер-программисттан кафедра мөдиренә кадәр үсә. Техник фәннәр кандидатлыгына (1990), докторлыгына (2004) диссертацияләр яклаган.

2005 елдан Рязань дәүләт радиотехника университетының(рус.) (РДРТУ) графикада һәм дизайнда мәгълүмат технологияләре кафедрасы мөдире[1].

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

Физик процессларны математика модельләрен кулланып өйрәнү[2]. 50 дән артык фәнни хезмәт, 4 монография авторы. Уйлап табулар өчен 10 патент бирелгән. Программистлар һәм компьютерда эшләүчеләр өчен чыгарган китаплары бар[3].

Әдәбият үзгәртү

  1. Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-пресс», 2006 ел, 377нче бит. ISBN 5-85247-005-4

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү