Рамил Кәбир улы Искужин (1958 елның 5 марты, Ыргызлы, Бөрҗән районы, Башкорт АССР) — юрист, юридик фәннәр кандидаты, Башкортстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры (2012 елдан), Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы әгъзасы (2006—2008).

Рамил Искужин
Туган 5 март 1958(1958-03-05) (66 яшь)
Ыргызлы, Бөрҗән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче, дәүләт эшлеклесе, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр нәмзәте[d]

 Рамил Искужин Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Рамил Искужин 1958 елның 5 мартында Башкорт АССРның Бөрҗән районы Ыргызлы авылында туган.

1975 елда Иргизле урта мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлаганнан соң Уфа нефть институтына укырга керә, әмма әтисе вафат булу сәбәпле, укуны калдырырга туры килә. 1976—1978 елларда армиядә хезмәт итә.

1984 елда юриспруденция белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын, 1995 елда Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен, 2005 елда Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы РК квалификациясен күтәрү институтын тәмамлый. .

1978-1980 елларда - Башкорт АССРның Ыргызлы урта мәктәбе укытучысы. 1980 елдан Бөрҗән районының Ыргызлы авыл Советы рәисе. 1984 елдан 1985 елга кадәр - Күмертау районара прокуроры ярдәмчесе. 1985 елда - Күмертау район Советы рәисе урынбасары. 1985 елдан - Мәләвез районара прокуроры ярдәмчесе, өлкән ярдәмчесе, 1994 елдан Мәләвез районара прокуроры. 2000-2002 елларда - Уфаның Совет районы прокуроры. 2002 елдан Башкортстан Республикасы прокуроры урынбасары.

Рамил Искужин 2006 елдан 2008 елга кадәр Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы әгъзасы була. 2007 елда Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Дәүләт Думасында конституция законнары һәм Дәүләт төзелеше комитеты рәисе урынбасары була.

2012 елның 20 гыйнварыннан[1][2] 2013 елның 24 декабренә кадәр Башкортстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры[3].

2013 елның 24 декабреннән 2016 елның 16 июненә кадәр[4] Башкортостан Республикасы Иҗтимагый куркынычсызлык ведомствоара советы секретаре.

2016 елның 16 июненнән[5] 2019 елның 31 гыйнварына кадәр[6] Башкортстан Республикасы Тикшерү-хисап палатасы рәисе.

2001 елда «Наркотик чараларның законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау: Башкортстан Республикасы мисалында» темасына юридик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

Россия Табигый фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Указ Президента Республики Башкортостан от 20 января 2012 года №УП-8 «О министре земельных и имущественных отношений Республики Башкортостан» (20.01.2012). әлеге чыганактан 2019-11-01 архивланды. 2021-09-30 тикшерелгән.
  2. Указ Президента Республики Башкортостан от 29 октября 2012 года №УП-427 «О министре земельных и имущественных отношений Республики Башкортостан» (31.10.2012). әлеге чыганактан 2019-11-01 архивланды. 2021-09-30 тикшерелгән.
  3. Указ Президента Республики Башкортостан от 24 декабря 2013 года №УП-418 «О Секретаре межведомственного Совета общественной безопасности Республики Башкортостан» (25.12.2013). әлеге чыганактан 2019-11-01 архивланды. 2021-09-30 тикшерелгән.
  4. Указ Главы Республики Башкортостан от 16 июня 2016 года №УГ-126 «Об Искужине Р.К.» (17.06.2016). әлеге чыганактан 2019-11-01 архивланды. 2021-09-30 тикшерелгән.
  5. Постановление Государственного Собрания - Курултая Республики Башкортостан от 16 июня 2016 года №ГС-1827 «О назначении Искужина Рамиля Кабировича на должность председателя Контрольно-счетной палаты Республики Башкортостан» (17.06.2016). әлеге чыганактан 2019-11-01 архивланды. 2021-09-30 тикшерелгән.
  6. Постановление Государственного Собрания - Курултая Республики Башкортостан от 31 января 2019 года №ГС-263 «О досрочном освобождении Искужина Рамиля Кабировича от должности председателя Контрольно-счетной палаты Республики Башкортостан» (05.02.2019). әлеге чыганактан 2019-11-01 архивланды. 2021-09-30 тикшерелгән.