Разия Котлыярова

Разия Таҗетдин кызы Котлыярова (Биби-Разия Таҗетдин кызы Котлыярова, кияүгә чыккач - Сөләйманова) (1866, Касыймов, Рязань губернасы, РИ - 1923, Ырынбур(?), РСФСР ) - Беренче татар хатын-кызы-табиб,[1] Россия империясендә хатын-кыз-мөслимәләре арасында беренче табиб,[2] җәмәгать эшлеклесе, феминизм эшлеклесе.

Разия Котлыярова
Туган телдә исем Биби-Разия Таҗетдин кызы Котлыярова, кияүгә чыккач - Сөләйманова
Туган 1866(1866)
РИ, Ханкирмән,
Үлгән 1923(1923)
РСФСР, Ырынбур(?)
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
Һөнәре табиб, җәмәгать эшлеклесе, феминизм эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Табиблык эшчәнлек үзгәртү

Касыймда, 1866 елда туган, хатын-кызлар гимназиясен бик яхшы тәмамлаган. 1886 елда табиб ярдәмчеләре һәм фельдшерларының Санкт-Петербург курсларына укырга керә. Билгеле булганча, 1890 елның җәендә ул Исмәгыйль белән Зөһрә Гаспралыларда кунак булган. "Тәрҗеман" газитәсендә гигиена турында мәкалә бастырган. 1891 елда ул фельдшерлар курсын тәмамлый. Ә 1892 елда, императрица Мария Федоровна ярдәме белән, хатын-кыз-табиб исеме ала.[3] Бу махсус очрак иде. Россия югары уку йортлары хатын-кызга 1902 елдан бирле генә табиб дипломын бирә башлаган (Санкт-Петербург хатын-кызлар медицина институты), ләкин ул христиан дине затлары өчен генә билгеләнгән булган.[4] Икенче тапкыр хатын-кыз татар табибы исеме 1898 елда гына (Әминә Батыршина) ала. 1893 елдан Касыйм өязенең земство хастаханәсендә эшли, анда ул үзен аямыйча тимгелле тиф һәм холера эпидемияләре белән көрәшә, үзе тиф белән авырый, ләкин исән кала. 1902 елда Ырынбурга күченеп, анда шәхси практика ачкан һәм 1904 елга кадәр мөселман хатын-кызларын дәвалаган. 1904-1905 елгы рус-япон сугышы вакытында. Разия ханым яраланган кешеләргә ярдәм күрсәтә һәм Кызыл Хач Җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә, моның өчен медаль белән бүләкләнә.[3] Сугыштан соң Ырынбурга әйләнеп кайта, табиблык практикасын дәвам итә. Ырынбурның татар хатын-кызлар мәктәбе укучыларын бушлай дәвалаган.[5]

Иҗтимагый эшчәнлек үзгәртү

Гимназиягә керергә теләүче татар кызлары өчен әзерлек курслары ачты.[6] 1912 елның мартында, Разия тырышлыгы белән Уфада хатын-кызлар мәктәбе ачыла.[7] 1912 елның маенда Ырынбур мөселман хатын-кызлары хәйрия җәмгыяте ачырга рөхсәт ала. Бу җәмгыятьнең советына Разия Сөләйманова да сайланды. Җәмгыять ярлы мөселманнар хатын-кызларга һөнәрчелек мәктәпләре төзи, лекцияләр, кинокүрсәтүләр, спектакльләр үткәрә һәм хатын-кызларга сайлау хокукы бирүгә ирешә.[8][9] 1917 елда ул Оренбург мөселман хатын-кызлар комитеты рәисе була, беренче Бөтенроссия мөселманнар съезды делегаты була (1917 елның маенда).[10] 1917 елның мартында Оренбург хәйрия җәмгыяте Разия ханумның табиблык эшчәнлеге юбилеен (25 ел) бәйрәм итә. Моның хөрмәтенә, табибка укырга теләгән мөселман хатын-кызларга, аның исемендәге стипендия булдырылды.[6]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Биктимирова Т.А. Ступени образования до Сорбонны. – Казань: Алма-Лит, 2003. – б.8
  2. Гаспринский И. Полное собрание сочинений. Т. III. Публицистика: 1887–1890 гг. Казань – Симферополь: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ 2019. c. 459
  3. 3,0 3,1 Сеитмеметова С. А.Первая женщина-врач среди мусульманок России.//Бакчасарай тарихи-мәдәни һәм археологик музей-тыюлыгы.
  4. Женское образование// Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  5. Памятные даты Оренбургской области » Май» 12 Мая
  6. 6,0 6,1 Габдрафикова Лилия Рамилевна.Распространение медицинских услуг среди татар-мусульман во второй половине XIX – начале ХХ века// Вестник ТГГПУ. 2012. №3. (дата обращения: 05.05.2020).
  7. Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе
  8. Д. Н. Денисов. Создание и деятельность Оренбургского мусульманского женского общества//Роль женщины в полиэтничном пространстве региона 2020 елның 15 февраль көнендә архивланган.. Материалы круглого стола, посвящённого 100-летию Оренбургского мусульманского женского общества. – Оренбург: ООО ИПК «Университет», 2013. с 87-93. ISBN 978-5-4417-0315-4
  9. Тәэминә Биктимирова. ХХ гасыр башында татар хатын-кызлары хәрәкәте
  10. Фаизов С. Ф. Движение мусульманок России за права женщин в 1917 г. — Персоны в мусульманском женском движении 1917 г.