Радик Батыршин (Радик Ирек улы Батыршин) — журналист, продюсер, «Мир» телерадиокомпаниясе генераль директоры (2007). Россия TV академиясе академигы (2008), Ауразия TV һәм радио академиясе вице-президенты, филология фәннәре кандидаты.

Радик Батыршин
Туган телдә исем Радик Ирек улы Батыршин
Туган 28 июль 1968(1968-07-28) (55 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре TV ширкәте җитәкчесе
Балалар кызы
Бүләк һәм премияләре ТЭФИ премиясе
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

 Радик Батыршин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
ТЭФИ премиясе - Э. Неизвестныйның «Орфей» скульптурасы копиясе

1968 елның 28 июлендә Уфа шәһәрендә туган. «Журналистика» белгечлеге буенча Октябрьның 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының филология факультетын (1990), «Журналистика» белгечлеге буенча М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетында аспирантура (1994) тәмамлаган. TV һәм радио хезмәткәрләренең белемен камилләштерү институтында (Мәскәү) «Мир» телерадиоширкәте: БДБ илләренең бердәм мәгълүмат кырын булдыру» (Телерадиокомпания "Мир": формирование единого информационного пространства стран Содружества) темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2011)[1].

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1990-1995 «Независимая газета»да эшли.
  • 1995-1996 НТВ каналының «Нәтиҗәләр» (Итоги) якшәмбе программасы киңәшчесе.
  • 1996-1998 НТВ телекомпаниясе баш мөхәррире урынбасары
  • 1998-1999 «НТВ-Холдинг» ЯАҖ башкаручы директоры урынбасары.
  • 1999-2000 «Медиа-Мост» ЯАҖ киңәшчесе.
  • 2000-2001 «НТВ-Портал.ком» ЯАҖ баш мөхәррире.
  • 2001-2002 Бөтенроссия дәүләт теле- һәм радиотапшырулар компаниясе («ВГТРК») интернет-тапшырулар дирекциясе директоры.
  • 2002-2005 ВГТРК рәисе урынбасары - интернет-тапшырулар дирекциясе директоры.
  • 2005-2006 ВГТРК генераль директоры урынбасары - интернет-тапшырулар дирекциясе директоры.
  • 2006 ВГТРК генераль директоры урынбасары – «Маяк» радиостанциясе - ВГТРК филиалы директоры.
  • 2007 елның 22 ноябреннан дәүләтара «Мир» телерадиоширкәтенең рәисе, «Мир» ширкәтенең Россия милли филиалы директоры.
  • 2003 елдан «Икътисад югары мәктәбе» дәүләт университетының (рус. НИУ ВШЭ) (Мәскәү) медиа, дизайн һәм багланышлар факультетында укыта башлый: рәсми һәм сәяси журналистика бүлеге мөдире, профессор[1].

Продюсерлык хезмәтләре үзгәртү

  • «Атна йомгаклары» (Вести недели) телетапшыруына нигез салучы.
  • «Россия президенты В.В.Путин белән турыдан-туры элемтә» телепроекты (2002, 2003, 2005-2007) сценарий авторы һәм продюсеры.
  • «Россия президенты В.В. Путин Украинаның әйдәүче телеканаллары туры эфирында» (2004).
  • «Россия президенты В.В. Путинның төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары белән әңгәмәсе».
  • Төньяк Осетия , Көньяк Осетия, Чечнядан 100 дән артык репортаж авторы.
  • Тоткынлыкка эләккән журналистларны азат итү буенча сйләшүләрдә катнаша
  • Бөек Ватан сугышына багышланган күп санлы проектларга нигез салучы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2014 Хөрмәт ордены (Россия).
  • 2002 Дуслык ордены (Россия).
  • 2010 II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены.
  • ТЭФИ премиясе – «Иң яхшы мәгълүмат программасы» номинациясендә.
  • Россия интернет академиясе Гран-прие.
  • Интернет милли премиясе – «Ел ачышы» номинациясендә «Вести.ру» сайтын нигезләгән өчен.
  • Россия журналистлар берлеге премиясе (1993) – Мәскәүнең Ак йортына һөҗүмне (1993 ел, 3-4 октябрь) яктырткан тапшырулары өчен.
  • «Ел менеджеры» бәйгесе җиңүчесе (2008) – «Халыкара хезмәттәшлек» номинациясендә.
  • РФ президенты рәхмәте (2002, 2006)[2].
  • РФ хөкүмәте рәхмәте (2009)[3].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 НИУ ВШЭ сайтында
  2. РФ Президенты указы № 521-рп (31.10.2002), № 589-рп (27.11.2006 )
  3. РФ хөкүмәте карары № 428-р (31.03.2009)