Равил Җамалетдинов

Равил Борһан улы Җамалетдинов (22 апрель 1940, Бохара өлкәсе, / Үзбәк ССР, / ССРБ) — укытучы, авыл советы депутаты, шагыйрь.

Равил Җамалетдинов
Туган телдә исем Равил Борһан улы Җамалетдинов
Туган 22 апрель 1940(1940-04-22) (83 яшь)
ССРБ, Үзбәк ССР, Бохара өлкәсе
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре укытучы
Җефет Лена Хаҗиәхмәт кызы
Балалар 2 бала
Ата-ана

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Равил абый 1947-1954  елларда да авылның җидееллык мәктәбендә укый.  1954 елда  Буа шәһәрендәге Вахитов мәктәбенең 8 нче сыйныфына укырга керә (ул елларда барлык укучылар да  урта белемне шунда алалар). Ул елларда укыган өчен мәктәпкә дә, фатирга да түләргә кирәк була, шунлыктан мәктәпне тәмамлый алмый, колхозның төрле эшләрендә эшли башлый.

 “1958 елда авылда кичке мәктәп ачылды, мин яңадан сигезенче сыйныфта укый башладым, тик 1959 елның сентябрендә хәрби хезмәткә алындым. Армиядән кайткач,  колхозда шофёр, соңрак колхоз идарәсендә хисапчы булып эшләдем, бер үк вакытта кичке мәктәпне тәмамладым. 1965 елда мәктәпкә шофёр булып эшкә урнаштым, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының тарих фәннәре факультетына укырга кердем. Шул елларда балаларга белем бирдем. Иске Суыксу авылына мәктәпкә укытырга килгән Лена Хаҗиәхмәт кызы белән гаилә корып,  ике бала тәрбияләп үстердек. Балаларыбыз да югары белем алдылар. Тормыш иптәшем Лена белән 37 ел балаларга белем бирдек. Күп еллар авыл Советы депутаты булып тордым”, -дип сөйләвен дәвам итте Равил абый.

Иҗади тормышы үзгәртү

    Равил Җамалетдинов  кече яшьтән үк әдәбиятка гашыйк, шигырьләр, бәетләр иҗат итә. Мәктәптә укытканда укучыларын  да шигырь юллары белән генә шелтәли , мактау сүзләрен дә шигырьләре аркылы җиткерә. 15ел китапханәдә шигърият сөючеләр өчен оештырылган “Каурый каләм” клубына йөри. Язмаларының күбесен авыл тарихына багышлаган, тарихны кече буынга калдыру өчен үз көчен кызганмый ул. Иҗат иткән шигырьләренең күбесе “Байрак” район газетасында   урын ала. 2000 елда “Безнең авыл” исемле шигыремә Буа районының талантлы баянчысы  Илдар Нуруллин көй язды.

              Безнең авыл.

Туган җирем бик зур авыл,

Уртасында инеш- су.

Бабайлар бик белеп кушкан,

Исеме аның Суык-су.

Эх, Суыксу буйлары,

Эштә уңган кызлары.

Анда гына туып үсә

Сабантуй батырлары.

Иске Суыксу, Яңа Суыксу

Яши бер авыл булып.

Амбарлары ташып тора

Һәр ел икмәккә тулып.

Кырлары киң, саф һавалы,

Шифалы чишмә сулы.

Ераклардан балкып тора

Безнең Суыксу авылы.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү