Борһан Җамалетдинов

   “Әтием Җамалетдин мөәзин улы Борһан Җамалетдинов 1895 елда туа.

ХХ гасырның 30 нчы елларында, колхозлашу чоры башлангач,  Яңа Суыксу авылында, иң соңгы гаилә булып, 1935 елда гына колхозга керәләр. Бер ел эшләгәннән соң, колхоз тормышы күңеленә ошамыйча,  4 баласын алып (иң олысына 12 яшь, иң кечесенә 6 яшь була) Урта Азия якларына чыгып китә. Анда баргач тагын бер кызы, 1940 елның 22 апрелендә улы Үзбәкстан республикасы Бохара өлкәсендә туа.

 Бу вакытта Икенче Бөтендөнья сугышы барганлыктан, Җамалетдиновлар гаиләсе, балаларын алып,  шул елны туган якларына кайтып төпләнә. Әти  1941-1945 еллардагы сугыштан исән-сау кайтып, колхозда балта остасы булып эшли. Ә 1951 елда, сугыштан алган яраларыннан савыкмыйча, эш вакытында вафат була”.

Бөек җиңүгә 75 ел тулган көннәрдә сугыш тудырган йөрәк яралары һәм безнең яшьтәгеләрнең ачы язмышлары турында искә алып утырам.Авылыбыздан йөзләрчә кеше белән бергә Борһан Җамалетдинов та 1941 нче елның августында ук сугышка киткән.Аңа бу вакытта 46 яшь булган.Әтием Рига шәһәренә кадәр барып җитә,Җиңү көнен шунда каршылый.1945 елның августында өйгә кайтып керүен,миңа шикәр кисәге тоттыруын яхшы хәтерлим әле мин.Гомере кыска булды шул.1951  елның апрель аенда колхоз эшенә киткән җиреннән үле гәүдәсен генә алып кайттылар.Ярый әле,сугыштан соң 6 ел яши алды әтием,төс-кыяфәтләрен дә яхшы хәтерлим.Ә бит яшьтәшләремнең күбесе әтиләрен бөтенләй күрмәгән килеш картайдылар.Мөслим районында туып үскән хатыным Лина Хаҗиәхмәт кызының  язмышы да шундыйлардан.Әтисе хәрби хезмәткә киткәндә ул әле тумаган да була.Ул әтисенең бердәнбер фоторәсемен һәм фронттан җибәрелгән кара кәгазьне кулына алып карый да,кире куя.Кара  кәгазьдә әтисенең батырларча һәлак булуы язылган.Лина аның хатларын да кадерләп саклый.Аларның берсендә мондый сүзләр язылган:”Таң беленгәндә шәһәрне дошман сомолётлары бомбага тотты.Казармаларны ут чолгап алды,һәм без тәрәзәдән сикереп чыктык.Яраланучыларның ыңгырашулары,аларның чарасызлыктан диварга үрмәләве,кара сөремле ялкын,төенчек күтәргән кешеләр агымы,яшь балалар елавы-бөтенесе бергә буталды”.

 Җиңү көне гаҗәеп шатлык та алып килә,йөрәкнең тирән яраларын да ачы хәсрәтләрне дә кузгалта.

                                                                      Равил Җамалетдинов.

                                                              Буа районы Яңа  Суыксу авылы