Пугачёв Имәне (чирм. Пугачёв Тумо, рус. Дуб Пугачёва) — Мари Илендәге Волжск районындагы Марий Чодра тыюлыгының Өрәңге Тавы бүлегендә үсүче зур имән агачы. Конан-Ер күленнән километрда урнашкан. 2013 елда агачның табигать һәйкәле статусы расланган[1]

Пугачёв Имәне

Биометрия үзгәртү

Озынлыгы — 26 метр, кәүсә диаметры — 1,59 метр. Баштан үсеш башлану заманы 1500-нче еллар саналган (башка тикшеренү буенча — 1650-нче еллар)[2]. 2013 елда төгәлрәк тикшеренүләрдән соң үсеш башлану заманы 1600-нче еллар санала[1].

Риваять үзгәртү

Риваять буенча, 1774 елда Емельян Пугачёв Казаннан чигенеп, имән астында явы белән туктады. Агачка менеп, Пугачев Казан янгыны күрде. Әмма бу агач яше бу риваятькә туры килми: Пугачёв чорында бу агач башкалардан озынрак булмаган, гап-гади агач булган ул. Риваятьтә 1400-1940 елларда үскән янындагы башка агач искә алына, ихтимал. 1940-нчы елларда салкыннардан үлеп, бу агач 1950-нчы елларда кисеп төшергән.

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Дуб Пугачева официально признан памятником живой природы.
  2. Дуб Пугачёва моложе, чем считалось.