12 июль көнне Пугачӗв гаскәре Казанга керә һәм кирмәнне камап ала, анда шәһәр кешеләренең бер өлеше һәм гарнизон ышыкланган була. Баш күтәрүчеләр шәһәрдә кыру оештыралар, биналарның зур өлешен талап бетерәләр.
Тиздән камалуда калганнарга ярдәмгә И. Михельсон җитәкчелегендәге 1 мең кешелек әтрәт килә. 12 июльдә кичен беренче бәрелеш була, баш күтәрүчеләр бераз чигенәләр, гаскәр санын 25 мең кешегә кадәр җиткерәләр һәм хәлиткеч алышка әзерләнәләр. Шулай булуга карамастан, 15 июль көнне Михельсонның хәрби бүлгеләре җиңел генә баш күтәрүчеләрнең тигез булмаган сафларын куып тараталар һәм аларны тәртипсез рәвештә чигенергә мәҗбүр итәләр.
Бу бәрелеш Пугачевны фактик рәвештә гаскәрсез калдыра, чөнки Иделнең уң ярына аның белән берничә йөз кеше генә кача ала.
- Шефов Н. А. Битвы России. — М.: АСТ, 2002. — (Военно-историческая библиотека). — ISBN 5-17-010649-1.