Пре Руп (Кхмер телендә:ប្រាសាទប្រែរូប) ул Камбоджада, Ангкорда Кхмер Империясе патшасы Раджендраварман вакытында төзелгән дәүләт гыйбадәтханәсе[1]:116[2]:73–74[3]:361–364 һәм 961 яки 962 елда багышланган булган. Ул кирпечтән һәм латериттан һәм комташ конструкцияле итеп ясалган тау гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханәнең исеме чагыштармача яңа һәм мәгънәсе “тәнне әйләндерергә”. Бу Камбоджалылар арасында соңгы юлга озатулар гыйбадәтханәдә алып барыла дигән ышануны чагылдыра һәм тәннең көле хезмәт вакытында ритуаль юнәлештә әйләндерелә.

Гыйбадәтханә
Пре Руп
Ил Камбоджа
Төбәк / район Angkor
Кайсы дини агымга карый Шива ходаена табыну
Төзелеш еллары ???—961 яки 962 ел

Урнашуы үзгәртү

Көнчыгыш Барайдан көньякта, көнчыгыш резервуарда урнашып Пре Руп хәзер барайда утрауда урнашкан Көнчыгыш Мебон гыйбадәтханә белән төньяк-көньяк күчәрендә урнашкан. Көнчыгыш Мебон шулай ук Раджендраварман хөкеме вакытта барлыкка китерелгән булган. Пре Рупның экстенсив латериты һәм кирпече аңа рәхәт китерүче кызгылт тонны бирә, ул иртәнге таңда һәм төштән соң кояш яктылыгы белән күтәрелә. Гыйбадәтханәнең планы квадрат һәм ике периметр стенасы бар. Тышында латерит стена белән әйләндереп алынган платформа, төньяктан көньякка 117 м, көнчыгыштан көнбатышка таба латерит көнчыгышка керүне бирә, кызганычка каршы юл аны кисеп чыга. Дүрт тышкы гопура хачсыман формада, аларда үзәк кирпеч секция бар (ул як-ягында ике бәйсез узу белән өч бүлмәдән тора) һәм ике якта комташ вестибюль. Көнчыгыш капкада һәр якта төньяктан көньякка өч манара. Манараларның берсе беркайчан да төзелмәгән булган яки соңрак сүтелгән булган, шулай да алар соңрак өстәмәләр, мөгаен Джаяварман V тарафыннан. Дәвам итеп, башка капка аша икенче платформада юлның һәр ягында китпаханәләр. Керү алдында ук таш "цистерна", әмма галимнәре аны Нанди үгезенең бронза поты өчен аскуйма, ә кремация церемонияләр өчен кулланылмаган дип фараз итәләр.[4] Шулай ук һәр яктан озын аермалы галереялар сериясе бар, бу 10-ынчы гасырның хасияте, шуннан соң ул Та Кео тарафыннан алыштырылган булган.[5] Соңгы квадрат пирамиданың нигезендә үлчәме 50 м, ул биеклектә өч баскычта унике метрга калкып тора, түбәсендә квадрат платформа. Аскы балка тирәли симметрик рәвештә 12 кечкенә изге урын. Түбәдә биш багана кенконс рәвешендә ясалган квадратның һәр ягыда берәү һәм үзәктә берәү. Илаһлар барельефлар буларак киселгән һәм үзәк манараның көнчыгыш ишекнең һәр ягында саклап торалар; аның башка ишекләр фальш ишекләр булып тора. Көньяк манарада бер юлы Лакшми поты булган, төньяк көнбатыш манарада Парвати поты, көньяк-көнчыгыш манарада Вишну поты һәм төньяк-көнчыгышта Шива поты. Соңгысында агач бусагаларында Джаяварман VI вакыты белән даталана һәм аның Ангкорда хөкеменең бердәнбер Шәһадәте булып тора.[5]

Тарихы үзгәртү

Пре Руп Һинд дине Илаһы Шивага багышланган һәм мөгаен элекке гасырда Ясоварман I тарафыннан төзелгән элеккеге Шиваит ашрамында урнашкан.[6] Мөгаен, ул Раджендраварман төзегән яңа башкала үзәгендә торган булган һәм Көнчыгыш Брайның көньяк дамбасы шәһәрнең төньяк чиге булган, әмма бу торак биналар сакланып калмаган[6] һәм бу Филипп Стернның “көнчыгыш шәһәре гипотезасы” археологик ачышлар белән беркайчан да расланмаган булган.[7]

Галерея үзгәртү

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. Coedès, George (1968). Walter F. Vella. ed. The Indianized States of Southeast Asia. trans.Susan Brown Cowing. University of Hawaii Press. ISBN 978-0-8248-0368-1. 
  2. Higham, C., 2001, The Civilization of Angkor, London: Weidenfeld & Nicolson, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9781842125847]]
  3. Higham, C., 2014, Early Mainland Southeast Asia, Bangkok: River Books Co., Ltd., [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9786167339443]]
  4. Freeman and Jacques, 2006, pp.158-159
  5. 5,0 5,1 Freeman and Jacques, 2006, p.160
  6. 6,0 6,1 Freeman and Jacques, 2006, p.158
  7. Dumarçay et al., 2001, p.64

Искәрмәләр үзгәртү

  • Dumarçay, Jacques; Royère, Pascal; Smithies, Michael; Kähler, Hans; Arps, Ben; Spuler, Bertold; Altenmüller, Hartwig (2001). Cambodian Architecture, Eight to Thirteenth Century. Brill. ISBN 90-04-11346-0. 

Тышкы сылтамалар үзгәртү