Бистә

(Поселок битеннән юнәлтелде)

Бистә яки касәбә, посёлок — Россия, Украина, Беларус, Казакъстанда торак пункт атамасы. Татар теленә фарсы теленнән килеп кергән. Фарсы телендәге бәст сүзе «йорт», «киртәләп алынган урын» дигәнне аңлата. Чит сәүдәгәрләр яши торган урынны белдергән.[1] [2]

Бистә
рус. Посёлок
укр. селище
Сурәт

Бистә авыл һәм шәһәр тибында була ала. Халык санын алу барышында да авыл бистәләре авыл халкы исәбенә, ә штпларда яшәүчеләр шәһәр халкы исәбенә кертелә.

Бистә дип тагын шәһәрләрнең үзгәрәк районнарын да атыйлар, мәсәлән Казандагы Дәрвишләр бистәсе. Еш кына алар шәһәргә кушылганчы аерым торак пункт булып саналганнар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рифгать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге.
  2. рус. место — «урын» сүзеннән килеп чыккан дип ялгыш уйлаучылар да бар.