Портал:Шәхесләр/Сайланган мәкалә

Джон Толкин
Джон Толкин

Джон Ро́нальд Руэл То́лкин (ингл. John Ronald Reuel Tolkien; ХФӘ: /ˈtɒlkiːn/; 1892 елның 3 гыйнвары1973 елның 2 сентябре) — инглиз язучысы, лингвист, филолог. Күбрәк «Хоббит» һәм «Балдаклар хөкемдары» трилогиясе авторы буларак мәгълүм.

Толкин Оксфорд университетында англосаксон теле, инглиз теле һәм әдәбияты профессоры була. Дини карашы буенча ортодоксаль католик. Якын дусты Клайв Льюис белән бергә «Инклинглар» әдәби җәмгыятенең әгъзасы була. 1972 елның 28 мартында Елизавета II карары буенча Британия империясе Ордены командоры исеменә лаек була.

Күп язучылар фэнтези жанрында Толкинга кадәр дә язганнар иде, ләкин зур популярлык һәм жанрга зур тәэсир ясаган өчен Толкинны хәзерге фэнтези жанрының «атасы» булып атыйлар