Портал:Тарих/Шәп мәкалә/Архив

29 апрельга кадәр (2012) үзгәртү

 

АцтекларМексикада яшәүче, бигрәк тә нахуатль теле туган теле булган халык. Ацтек (Ацтекатль) нахуатль телендә «берәү Ацтланнан» дигәнне аңлата. Ацтлан - шул вакытның нахуатль телендә сөйләшүче халык мәдәнияте өчен мифологик урын.

Ацтеклар цивилизациясе XIVXVI гасырларда, Месоамерика хронологиясендә соңгы пост-классик периодында Урта Американың шактый зур өлешен биләп торган.

15 майга кадәр (2011) үзгәртү

 
Харита

Әстерхан ханлыгыXV гасырда Алтын Урда таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән дәүләт.

Әстерхан ханлыгына 1459 елда Кече Мөхәммәтнең өлкән улы Мәхмүт нигез сала һәм шуның белән яңа татар дәүләте хакимнәренең нәселен башлап җибәрә. Ханлыкны 1556 елда рус дәүләте яулап ала.

Татар ханлыклары арасында Әстерхан ханлыгы иң кечкенәсе булган. Ул Иделне түбән агымнда урнашкан һәм төньяктан Терек елгасы, көнчыгыштан Каспий диңгезе, көнбатыштан Кырым ханлыгы, төньяктан Нугай Урдасы белән чиктәш булган. Ханлыкның тышкы сәясәте башта Олы Урдага, соңрак Нугай Урдасына һәм Кырым ханлыгына бәйле булган.


Октябрь үзгәртү

 
Парфенон

Борынгы Греция (Эллада; грекча Αρχαία Ελλάδα) – тарихографиядә кабул ителгән Балкан ярымутравы, Эгей диңгезе утрауларында, Фракия ярында урнашкан иртәкласслы җәмгыятьләрнең уртак исеме.

Борынгы Греция башлангыч периодында бу территорияләрнең этник составы төрле булды: пеласгалар, лелегалар һәм башкалар, аннары аларны ассимиляциягән протогрек кабиләләре – ахейцлар һәм ионийцлар. Беренче ахейцларның иртәкласслы дәүләтләр (Кносс, Фест, Микеналар, Тиринф, Пилос, Афиналар һ. б.) инде б. э. кадәр II мең еленың башында барлыкка килгән.

(дәвамы)