Портал:Мордовия/Мордовия шәхесе

Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев, 1901 елның 1 гыйнвары, Сыркыды авылы, Тамбов губернасы1931 елның 8 декабре, Казан) — татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург.

Һади Такташ 1901 елның 1 гыйнварында Тамбов губерниясенең Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Кечкенәдән үк укырга, җырлар, такмаклар чыгарырга һәвәс булып үсә. Һади беренче мәртәбә үз өендә әткәсеннән һәм әнкәсеннән дәресләр ала. Өйдә бераз укыгач, үз авылларындагы дини мәктәпкә китә. Соңрак аны Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы, заманына күрә укыту процессы яңачарак корылган Түбән Пешли мәдрәсәсенә бирәләр.