Еш-Кеше яки Пицен[1]Себер татарлары мифларындагы сасы исле урман иясе. Ул уңыш та, уңышсызлыклар да китерә алган дип санала.

Кыяфәте белән ул карт, олы яшьтәге, кулына таяк тоткан һәм аркасына кутанка аскан кешегә ошаган дип саналган.

Аның яшәү урыны булып иске аучы йортлары тора.

Башка халык мифларында еш-кеше чуашларның арсуриларына туры килә.

Казан татарларында, шулай ук, аңарга шүрәле туры килеп тора.

Кайбер Себер татарларында аны пицен дип йөриләр.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Валеев Ф. Т., О религиозных представлениях западносибирских татар, в сб.: Природа и человек в религиозных представлениях народов Сибири и Севера, Л., 1976, с. 320-29.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. шулай ук: бичен, пичан, печан, пицин, ен, енпери, урман иясе