Төп менюны ачу



Изге Пий X (лат. Pius PP. X; тәхеткә күтәрелгәнче – Джузеппе Мелькиоре Сарто, итал. Guiseppe Melchiore Sarto; 1835 елның 2 июне1914 елның 20 августы) – 1903 елның 4 августыннан 1914 елның 20 августына кадәр идарә иткән 257 нче Рим папасы, атаклы католик дин эшлеклесе.

Изге Пий X
Sanctus Pius PP.X
[[Файл:Papst Pius X-01..jpg|280px|Изге Пий X]]
Байрак
257-нче Рим папасы
4 август 1903 ел — 20 август 1914 ел
Сайлау: 4 август 1903
Тәхеткә менү: 9 август 1903
Чиркәү: Рим католик чиркәве
Элгәре: Лев XIII
Варис: Бенедикт XV
 
Туганда исем: Джузеппе Мелькиоре Сарто
Туганда исем
оригиналда:
итал. Guiseppe Melchiore Sarto
Туу: 2 июнь 1835(1835-06-02)
Тревизо, Ломбардия-Венеция корольлеге
Үлем: 20 август 1914(1914-08-20) (79 яшь)
Рим
Күмелгән: Ватикан
Рухани дәрәҗәсен алу: 18 сентябрь 1858
Епископлык хиротониясе: 20 ноябрь 1884
Кардинал: 12 июнь 1893
Pius X COA.svg

Тормыш юлыҮзгәртү

Джузеппе Мелькиоре Сарто 1835 елның 2 июнендә, Тревизо тирәсендәге Риезе коммунасында, почта ташучы белән тегүче гаиләсендә туган. Тревизо һәм Падуя католик семинарияләрендә белем ала. 1858 елда аңа рухани саны бирелә, ул Венециядә хезмәт итә башлый. 1875 елда Тревизо семинариясенең ректоры итеп билгеләнә. 1884 елда Мантуя епискобы итеп куела. 1893 елда папа Лев XIII аңа кардинал дәрәҗәсен бирә һәм 1893 елда Венеция патриархы итеп билгели.

Папа Пий XҮзгәртү

Лев XIII вафат булгач, конклавның – папа сайлауларының – барышы Краков архиепискобы кардинал Ян Пузинаның Австро-Венгрия императоры исеменнән кардинал Рамполла кандидатурасына вето салуы белән бозыла. Бу вакытта Рамполла 31, ә Сарто 5 тавыш җыйган була. Сайлаучыларның ветога бик нык ачулары килә, әмма алар император таләбенә буйсынырга мәҗбүр булалар. 1903 елның 4 августында 50 тавыш белән Австрия йогынтысына дучар булган Венеция патриархы – кардинал Джузеппе Мелькиоре Сарто – папа итеп сайлана. Тәхеткә утыру белән, Пий X кардинал Мерри дель Вальны Ватиканның дәүләт сәркатибе итеп билгели. Соңгысы исә яңа сайланган папага караганда сәяси яктан тәҗрибәлерәк була, дипломатияне яхшы белә.

Модернизм белән каршылыкҮзгәртү

Пий X чорында чиркәү эчендә яңалыкларны яклаучы модернизм хәрәкәте барлыкка килә. Модернистлар фикеренчә,католик идеологиясен яңартырга һәм аның эчтәлеген һәм телен XX гасыр кешенесең фикер йөртү рәвешенә яраклаштырырга кирәк була. Пий X 1907 елның 8 сентябрендә тантаналы шартларда модернистлар хәрәкәтен фаш итеп сүгә. Тиздән хәрәкәт вәкилләрен эзәрлекләү башлана: модернизмга карата уңай карашта булган һәрбер рухани шик астында кала. Папаның кушуы белән махсус мәгълүмат һәм шикаятьләрне туплаучы оешма төзелә, ул биргән нәтиҗәләр буенча чиркәү инквизициясе «яңа еретикларны» җәзалый торган була. Пий X үлеме белән инквизиция ысулларына яңадан кайту сәясәте бик зәгыйфьләнә, әмма католиклыкны заманчалаштыру белән көрәшү II Ватикан җыенына кадәр дәвам итә.

Модернизм белән искиткеч активлык белән көрәшүче Пий X исемен Икенче Ватикан җыенының карарларын танымаучы Руханилар кардәшлеге йөртә.

Үлем һәм хәтерҮзгәртү

Пий X 1914 елның 20 августында вафат була. Пий XII аны 1951 елда әүлияләр рәтенә, ә 1954 елда изгеләр сафына кертә.

Папа тормыштаҮзгәртү

Ватиканга күчкәч тә, Пий X гади шәһәр кешесе гадәтләрен саклый. Арзанга сатып алынган сәгать куллана, гади каләм белән яза, еш кына каләмен ак сутанасының манжетларына сөртеп чистарта торган булган.

Пий X тарихта беренче булып кинофильм караган папа буларак истә калган.

Энциклика һәм буллаларҮзгәртү

  • Poloniae populum («Поляк халкы») – 1905 елның декабре;
  • Pascendi Dominici Gregis – 1907 елның 8 сентябре.
  • Sapiente concillo.