Модернизм (итал. modernismo — «яңа күренеш», «яңа») — XX гасыр башы сәнгатендә үз эченә төрле агымнарны (декаданс, натурализм, авангардизм, дадаизм, футуризм, кубизм, поп-арт, лендарт, сюрреализм, додекафония, абсурд театры һ. б.) сыйдырган ижат юнәлеше.

Модернизм, асылда, ул — антиреализм, эстетлык. Бу юнәлешкә мистика, иррационализм, абсурдлык, алогизм хас. Шуның өстенә, ул, кагыйдә буларак, пессимизм белән сугарылган һ. б.

Модернизмның тууын 1870 еллар француз шагыйрьләре П. Верлен, А. Рембо иҗаты, Ш. Бодлерның «Явызлык чәчәкләре» (1857) исемле шигырьләр китабы белән бәйлиләр. Гомумән, ул Франциядә барлыкка килгән дип санала. Модернизмның эстетик концепциясе дөнья әдәбият белемендә 1910 елларга формалашып җитә.

Модернизм җәмгыятьтә тарихи һәм әхлакый кыйммәтләрнең җимерелүе сәбәпле, фәлсәфә һәм иҗат принципларын үзгәртү нәтиҗәсе буларак мәйданга чыга. Моның сәбәпләре, әлбәттә, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларда. Галимнәр фикеренчә, беренче бөтендөнья сугышы позитивизм фәлсәфәсе, мәгърифәтчелек идеяләрен шик астына куя, яңа фәнни ачышлар кешеләр күзаллавындагы дөнья сурәтенең үзгәрүенә китерә. Модернизм кешенең тормыштагы урының яңача: фән-техника үсеше үзагендә калган шәхеснең табигатьтән, мәдәнияттан ераклашуы, традицион кыйммәтләр белән ике арада упкын пәйда булу, кешенең иҗтимагый барышка бәйлелеге, җәмгыятьтән азат була алмавы, бу чикләүләрнең кеше рухына да тискәре йогынты ясавы h. б. моментларны берләштергән аңлаудан үсеп чыга һәм тормыштагы традицион иҗтимагый формаларның, классик мәдәниятнең чикләнгәнлеге белән бергә, заман кыйммәтләре һәм идеалларының ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмавы хакында сөйли.

Яңа төр әсәрләрдә кулланылган модернистик алымнар әдәби әсәрнең классик структурасын жимерергә омтыла, үзгәртә. Иҗади тәҗрибәләр әдәби барышны колачлап ала. Модернизм тормышны ничек бар — шулай күрсәтудән баш тарта, алгы планга шартлылыкны чыгара.

Тормыш-чынбарлык факт буларак түгел, ә проблема төсендә тәкъдим ителә. Автор дөньяга мөнәсәбәтен ачыклый, яшәеш законнарын кире кага. Кешенең шәхси сыйфатлары, башкаларныкыннан аерым яклары калкытылып, кеше яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез, үз-үзен танып белә алмый торган итеп тасвирлана, бер үк вакытта аның кыйммәте, мөмкинлекләре югары күтәрелә. Әдәбиятта сурәтләнгән хәл-вакыйгаларның сәбәбе — яшәеш кануннарында, ә кеше шул кануннар камил булмауның бер дәлиле итеп аңлатыла.

Үзенчәлекләр

үзгәртү
  • тормышның рухи дөнья, күңел хәрәкәте, уй-фикер, хис-кичереш, мөнәсәбәт, тәэсир көзгесендә чагылышын күрсәтү; шушы сурәт ярдәмендә тормыш-яшәешкә фәлсәфи бәя бирелү;
  • әсәрнең табигый булмаган мизгелләрне яктыртуы, күпкатламлы тормыш моделе тезү;
  • шартлылык, символларга мөрәҗәгать итү, ассоциатив алымнарны күпләп куллану, әдәби алымнар ярдәмендә аңланылу вариантларын күбәйтү;
  • әсәрдәге кешенең, чынбарлыкны кире кагып, үзе «дөресләгән» дөньяда яшәве яки шуның белән үз эчке дөньясын бердәнбер чынбарлык дип игълан итүе, үзе дөрес түгел дип тапкан яшәеш кануннары белән каршылыкка кереп, чишү юлларын шул кануннардан эзләве, тормышка һәм яшәешкә бәя бирергә, андагы кануннарны аерып чыгарырга омтылуы;
  • сурәтләнә торган хәл-вакыйгаларда бүгенгенең һәм киләчәкнең өметсез-чарасызлыгы ассызыклану;
  • hәp очраклылык ахыр чиктә сәбәп — нәтиҗэ бәйләнешендә бер буын булып чыга; бәхет юк, вакытлыча иллюзия кичерергә мөмкин дигән фикер сиземләнү;
  • бер әсәр чикләрендә төрле мәдәни традицияләрнең, Шәрык һәм Гареб әдәбиятларына хас ижат алымнарының, төрле стильләрнең очрашу-кисешүе.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.
  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек бит293