Пигмейлар
Пигмейлар (грек. Πυγμαῖοι — «йодрык зурлыктагы кешеләр») — Африка экваториаль урманнарында яшәүче түбән буйлы негроид халыкларның төркеме. Африка пигмейларының башка исеме - негрилли.
Пигмейлар | |
гомуми сан |
280 000[1] |
---|---|
яшәү җире |
: |
Теле |
Банту телләре, убангий телләре һ.б.; фараз ителгәнчә Пигмей телләре |
Дине |
Традицион ышанулар |
Пигмейлар Викиҗыентыкта |
Шәһадәтнамәләр
үзгәртүБезнең эрага кадәр III меңьеллык Борынгы Мисыр язмаларында искә алына, соңрак вакытта - борынгы Грек чыганакларында (Гомерның "Илиада"сында, Геродотта һәм Страбонда). Мисыр түрәсе номарх Та-сети (Элефантин номы) һәм "Көньякның башы" Хуфхорның кабер ташы язмасында язылганча, ул Экваториаль Африкадан тәхетка бала булып утырган үзенең патшасына Борынгы Патшалык VI династия фиргавене Пиопи II-гә "кара кәрлә"не алып килгән һәм шуның өчен аннан зур бүләк алган. Шул ук язмада әйтелгәнчә, бу Мисырга көньяктан китерелгән беренче "кара кәрлә" булмаган, мөгаен, Пиопи II-нең алдан килүчесе V династия Борынгы Патшалык фигавене Джедкар Исеси өчен Баурджед тарафыннан китерелгән башкасы да искә алына.[3].
Аристотель пигмейларны чынлап булган халык дип санаган[4].
XVI—XVII гасырларда пигмейлар «матимба» атамасы белән Көнбатыш Африка тикшеренүчеләре калдырган тасвирламаларда искә алына.
XIX гасырда аларның барлыгы немец тикшерүчесе Георг Август Швейнфурт, рус тикшерүчесе В. В. Юнкер һ.б. тарафыннан исбатланган, алар бу кабиләләрне Итури һәм Узле елгаларның бассейннарының тропик урманнарында тапканнар (төрле кабиләләр, атамалары: Акка, тикитики, обонго, бамбути, тва).
Тикшерү тарихы
үзгәртү1929—1930 елларда П.Шебест экспедициясе "бамбути" (Bambuti) пигмейларын тасвирлаган, 1934-1935 елларда немец тикшерүчесе Мартин Гузинде "эфе" һәм "басуа" пигмейларын тапкан.
1960-ынчы елларда Бельгия этнологы һәм натуралисты Жан-Пьер Алле (Jean-Pierre Hallee) "эфе" кабиләсе пигмейларына берничә экспедиция ясаган, алар Руандада Киву күле янындагы яңгыр урманнарында яшәгәннәр. Берничә ай ул пигмейларның бер җәмәгате белән бергә торган. Ул җыйган материаллар ике документаль фильм нигезе булган: "Пигмейлар" (Pygmies, 1973) һәм "Итури урманы пигмейлары" (The Pygmies of the Ituri Forest, 1975). 1975 елда Жан-Пьер Алле пигмейларга иганә ярдәм фонды нигезләгән, аның уңышлы эшчәнлеге нигезендә "эфе"ларның саны 1980 елга 4000 кешегә кадәр үскән. 1994 елга Фонд Конгода авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен 46% пигмейларны тәэмин иткән.
XXI гасырга пигмейлар Габон, Камерун, Үзәк Африка Җөмһүрияте, Конго Җөмһүрияте, Руанда урманнарында яшиләр.
Мифологиядә Пигмейлар
үзгәртүФизик тибы
үзгәртүОлы ирләрнең буе 124 см дан 150 см га кадәр, тән аксыл-көрән, чәчләр бөдрә, кара, иреннәр чагыштырмача нечкә, бу физик типны аерым раса итеп классификацияләргә була. Пигмейларның мөмкин булган саны 40-тан 280 мең кешегә кадәр.
Кыяфәте буенча аларга Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия негритослары, Меланезиянең кайбер утраулары һәм Австралиянең төньяк-көнчыгышы яшәүчеләре якын, әмма генетик яктан негрилли һәм негритослар арасында зур аермалар бар.
Антропология һәм генетика
үзгәртүПигмейларның миниатюрлыгын аңлатучы мутацияләрен чыгару өчен галимнәр батва кабиләсе пигмейларның һәм аларның күршеләре-җир эшкәртүче бакига, һәм шулай ук бака пигмейлары һәм аларның күршеләре нзебе һәм нзимиларның геномнарын чагыштырганнар. Түбән буй өчен җавап бирүче Бернуклеотид полиморфизмы батва һәм бака пигмейларында төрле икәне ачыкланды, ә димәк Африка кабиләләрендә кәрләлек конвергент эволюция нәтиҗәсе икәне ачыкланды.[5].
Бака халкыннан көнчыгышка табарак яшәүче эфе һәм суаларда башта ук кечкенә балалар туа - буй чикләүчесе ана карыны үсеше вакытында ук эшли башлый. Бака халкында балалар гади булып тора, әмма гомернең беренче ике яшендә Бака халкы балалары Европалылардан шактый әкренрәк үсәләр.[6].
Y-хромосома B гаплотөркеме ешлыгы Ака пигмейларында һәм мбути пигмейларында (en:Mbuti people) 35 % - ка кадәр җитә[7]. Йоруба һәм Мбути пигмейлары геномнарында 0,2%-тан 0,7%-ка кадәр Неандерталь геннары табылган.[8].
Шөгыльләре
үзгәртүПигмейлар - урман яшәүчеләре, урман алар өчен - тормышта бар булган нәрсәнең чыганагы. Төп шөгыльләре - сунар һәм җыю. Пигмейлар таш эш коралларын ясамыйлар, элек алар утны чыгара белмәгәннәр (ут чыганагын үзләре белән ташыганнар). Сунар коралы - металл очлары белән уклы җәя, бу ук очлары еш агуланган булган. Тимерне күршеләре - Бантулардан алалар. Пигмейларда татар-башкорт көрәшенә охшаш көрәш бар.
Телләре
үзгәртүПигмейлар гадәттә күрше халыкларның телләрендә сөйләшәләр - эфе, асуа, бамбути һ.б. Пигмейларның диалектларында кайбер фонетик аермалар бар, әмма Бака халкыннан кала пигмейлар Пигмей телләрен югалтканнар.
Әдәбият
үзгәртү- Алле Жан-Пьер. Поход в великий лес «Итури» 2018 елның 25 апрель көнендә архивланган. // На суше и на море, 1989. — М.: Мысль, 1989. — С. 253-268.
- {{Патнем Энн, Восемь лет среди пигмеев, М., Издательство восточной литературы, тираж: 75 000}}
- Калып:Хория Матей, Пигмеи, Пер. с рум. Т. Бериндей, Бухарест, Издательство молодежи, 1970
- {{Елисеев В. И., "По джунглям Конго", Наука, 1992, 160 стр., Человек и окружающая среда}}
Сылтамалар
үзгәртү- Африканские пигмеи Культура, музыка и фотографии
- Происхождение центральноафриканской (пигмейской) расы.
- Пигмеи // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://dic.academic.ru/dic.nsf/enc3p/233298
- ↑ Перу — Полуприцеп. — М., 2014. — С. 171. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 26). — ISBN 978-5-85270-363-7.Калып:Архивировано
- ↑ Жизнеописание номарха Хуфхора, 6 царский дом
- ↑ Аристотель. История животных. VIII, 76
- ↑ Генетики выяснили, что пигмеи появились в Африке недавно
- ↑ Не все пигмеи одинаковы
- ↑ A. Knight et al., 2003
- ↑ Обратно в Африку