Петер Пеллегрини

словакияле сәясәтче, президент

Петер Пеллегрини (словак. Peter Pellegrini, 1975 елның 6 октябре, Чехословакия, Банска-Бистрица) ― словакияле сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, 2024 елның 15 июненнән Словакия президенты, 2018―2020 елларда Словакия премьер-министры[1], 2020 елдан «Глас» сәяси фиркасен оештыручы һәм лидеры, 2023 елдан Словакия парламенты рәисе[2].

Петер Пеллегрини
Словакия президенты
(сайланган)
2024 елның 7 апреле
Вазыйфасына керешә
2024 елның 15 июне
Аңа кадәр Зузана Чапутова
Словакия премьер-министры
Вазыйфада
2018 ел – 2020 ел
Аңа кадәр Роберт Фицо
Дәвамчысы Игорь Матович
Шәхси мәгълүмат
Туган 6 октябрь 1975(1975-10-06) (48 яшь)
Чехословакия, Словакия, Банска-Бистрица
Сәяси фирка Глас
Белем Матей Бел университеты[d]
Кошице техник университеты[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1975 елның 6 октябрендә Чехословакия (хәзерге Словакиянең) край үзәге Банска-Бистрица шәһәрендә туган.

Белеме буенча икътисадчы, Банска-Бистрицадагы Матей Бел университетының[d] икътисад факультетында һәм Кошицедагы техник университетта[d] укыган.

Hiljo-Slovakia компаниясендә эшләгән, парламент депутаты ярдәмчесе булган.

Сәяси карьерасы үзгәртү

2006 елда «Юнәлеш ― социаль демократия» партиясеннән Милли Совет[d] (парламент) депутаты итеп сайлана. Ике срок дәвамында икътисади сәясәт, мандатлар һәм иммунитет, шулай ук финанслар һәм бюджет комитетларында эшли.

2012 елдан 2014 елга кадәр ― Словакия Финанс министрлыгында дәүләт секретаре.

2014 елның июленнән (Душан Чаплович отставкага киткәннән соң) ноябренә кадәр премьер-министр Роберт Фицо җитәкчелегендәге хөкүмәттә Мәгариф, фән, тикшеренүләр һәм спорт министрлыгын җитәкли. Словакия Милли советы рәисе итеп сайланганнан соң вазыйфасыннан китә.

2014 елдан (отставкага киткән Павол Пашканы алмаштырып) 2016 елга кадәр Словакия парламенты рәисе була[3].

2016 елдан 2018 елга кадәр премьер-министр Роберт Фицоның инвестицияләр һәм мәгълүматлаштыру буенча урынбасары. 2018 елның 15 мартыннан (Роберт Фицо отставкасыннан соң) Словакия премьер-министры вазыйфаларын башкара[4].

2018 елның 22 мартында Словакия президенты Андрей Киска тарафыннан Словакия премьер-министры итеп билгеләнә[5].

2020 елгы Парламент сайлауларыннан соң «Юнәлеш ― социаль демократия» партиясеннән чыга һәм «Глас ― социаль демократия» партиясенә нигез сала.

2023 елгы Парламент сайлауларыннан соң, 25 октябрьдә оештыру җыелышында Милли Совет рәисе итеп сайлана, аның өчен 148 депутатның 131е тавыш бирә, ике бюллетень гамәлдә түгел дип таныла[2].

Туган теленнән тыш, чех, инглиз, немец һәм рус телләрен белә.

Искәрмәләр үзгәртү