Оятсыз сүзләр (сүгенү, әрләү сүзләре) дип татар телендәге әдәпсез, цензурага каршы килүче лексика атала.

Һәрбер халыкка хас булганча, татар теленең дә элек-электән үк сүгенү сүзләре булган. Алар, гадәттә, күңелгә җыелган тискәре эмоцияләрне чыгаруның үзенә күрә бер ысулы ролен башкара. Татар телендә "оятсыз сүзләр" славян телләренеке белән чагыштырганда күп түгел. Барлык төрки халыкларда алар бер-берсенә охшаган. Бу сүзләр, асылда, берничә роль уйный:

1) тискәре эмоцияләр белән көрәшү (эше пешмәсә, юлы уңмаса, берәр нәрсәгә ачуы килсә, зарыгып көткән кешесе вакытында килмәсә, кемдер нахакка рәнҗетсә) ;

2) җөмләләрне, сүзләрне бер-берсенә бәйләү чарасы,

3) бүтән кешене мыскыллау.

Рус телендә кайбер әдәби әсәрләрдә дә оятсыз сүзләр кулланыла. Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Владимир Маяковский, Александр Солженицын әсәрләрендә дә андый сүзләр очрый. Әмма татар әдәбияты өчен бу хас түгел.

Элек татар авылларында сүгенә торган кешеләргә: «Син нишлисең, оятсыз, бер телеңне тыя бел! Авызыңны тый инде!» дип тыярга тырышканнар. Ислам дине тарафыннан сүгенүнең гөнаһ икәне билгеле, чөнки һәрбер сүгенү – ул кемнедер кимсетү яки кемнеңдер хакын алу булып тора. Ә инде кеше хакына керү, аның дәрәҗәсен төшерү вә мыскыллау безнең диндә тыелган. Пәйгамбәр Мөхәммәт (с.г.в) әйткән: “Кешеләрне сүгү вә дәрәҗәләрен төшерү – яманлык һәм көферлек гамәле” (Сахих Мөслим).

Татар телендә сүгенү сүзләре күбрәк кешенең җенси әгъзасын һәм ир белән хатын-кыз арасында була торган җенси мөнәсәбәтне искә алу, һәм шуларга кагылышлы гамәл вә процесслар хакында. Татарларда иң киң таралган һәм иң кабахәт сүгенү – ул үзеңнең яки башка кешенең анасын сүгү. Чөнки шушы шакшы сүзләр артында ниндидер кешенең аналарын зина кылуда гаепләү ята. Коръәндә болай әйтелә: “Зинадан пакь булган хатыннарны зиначы дип сүгүчеләр, соңра сүзләрен дөресләр өчен дүрт шаһитны китерә алмасалар – аларга сиксән мәртәбә сугыгыз...” (“Нур” сүрәсе, 4 нче аять). РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексына ярашлы (20.1 нче маддә 1 өлеше) җәмәгать урыннарында сүгенеп тору вазгыятькә карап телдән кисәтү ясауга, 500 сумнан алып 1 000 сумга кадәр штрафка яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алуга китерә. Шуңа күрә күп очракта сүгенү сүзләре махсус әйтемнәр яки төсмерле сүзләр, эвфемизмнар белән алмашына.

Чыганаклар үзгәртү