Орчык (Томск өлкәсе)

Томск өлкәсендә юкка чыккан об татарлары авылы

Орчык авыл (себ.тат. Орцок-аул[1], рус. Мысовская[2]) — Томск өлкәсенең Кривошеино районындагы элеккеге авыл. Ул хәзерге Красный Яр авыл җирлеге территориясендә урнашкан була.

Орчык
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Тум өлкәсе
Карта

Халык саны үзгәртү

Башта авылда об татарлары яшәгәннәр. XIX гасырда руслар килеп утыра башлый. ХХ гасыр башында об татарлары тулысынча руслашып бетә.

1897 елгы җанисәп буенча төп халкы об татарлары булган әле.[3]

Тарихы үзгәртү

Беренче тапкыр XVII гасырда телгә алына.

1740-нчы елда немец тарихчысы Г.Ф. Миллер авыл турында «Путешествии по воде вниз по Томи и Оби от Томска до Нарыма. 1740 год» (Тум һәм Ум елгалары буйлап Томсктан Нарымга сәяхәт. 1740 ел) китабында авыл турында түбәндәгене язган:

Патраковы юрты, по-татарски Орцок-аул, на восточном берегу, немного ниже предыдущего села. Имеет 4 татарских жилища Соргулиной волости.

1897 елгы җанисәп буенча биредә 73 кеше яшәгән, шул исәптән 64 татар һәм 8 рус. Бу Соргылы волостенең бер өлеше була. Бу як татарлары үзләрен Яүштә аймагы ыруы дип санаганнар.[3] [1]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Миллер Г. Ф. Путешествии по воде вниз по Томи и Оби от Томска до Нарыма. 1740 г.
  2. Карта Томской губернии, десятиверстка 1921 года
  3. 3,0 3,1 Патканов С. К. Статистические данные, показывающие племенной состав населения Сибири, язык и роды инородцев.