Ге́рхард Фри́дрих Ми́ллер ́(Мүллер), (алман. Gerhard Friedrich Müller; 17051783) — дөнья күләмендә танылган Россия историографы. Петербург фәннәр академиясенең адъюнкты (1725 елдан), вице-секретаре (1728—1730), конференц-секретаре (1754—1765), тарих профессоры Тарихта тиңе булмаган, 3 мең кеше катнашкан фәнни I Академик экспедиция җитәкчесе.

Герард Фридрих Миллер
Туган телдә исем Gerhard Friedrich Müller
Туган 18 октябрь 1705(1705-10-18)
Вестфалия
Үлгән 22 октябрь 1783(1783-10-22) (78 яшь)
Мәскәү
Милләт алман
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Лейпциг үнивирситите[d]
Һөнәре галим, тарихчы
Ата-ана
Гыйльми исем: профессор

 Герард Фридрих Миллер Викиҗыентыкта

Герард Миллер Россиягә 20 яшендә килә һәм гомеренең ахырына кадәр биредә яши, фәнгә хезмәт итә. Россиядә академик тарих фәненең башында немецлар тора, тарихны системага салып өйрәнү дә алардан башланган, чөнки аларга кадәр рус тарихы чиркәү елъязмалары нигезендә генә формалашкан була. Немецлар рус тарихчыларын архив белешмәләре нигезендә эшләргә өйрәтәләр, алар шулай ук җирле халыкларның тарихларын һәм тормышларын өйрәнүгә дә зур игътибар бирәләр.

Аның төп хезмәте – «Себер патшалыгы тарихы» әле бу көнгә кадәр тулысынча дөнья күрмәгән. Шул ук нәрсә Миллерның «Себер архивы»ның яртысына карый.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Герхард Фридрих Миллер 1705 елның 18 октябрендә Герфорд (Вестфалия) шәһәрчегендә дөньяга килә. Атасы гимназия ректоры була, анасы хокук һәм көнчыгыш телләр кафедрасы профессоры кызы. Атасы җитәкләгән гимназиядән соң Лейпциг университетында белем ала.

1725 елныж 5 ноябрендә Миллер Россиягә килә һәм яңа оешкан Россия фәннәр һәм сәнгатьләр академиясенә кабул ителә. Академия каршындагы гимназиядә латин теле, тарих һәм география укыта, СПБ. Ведомости гәзитен чыгара.

1730 елны академия профессоры итеп тәгаенләнә.

Тарихи эшчәнлеге үзгәртү

Герард Миллер үзенең тарихчылык миссиясен җирле халыклар тормышын өйрәнүдән башлый, 1733-1743 елларда ул Себерне өйрәнү экспедициясендә катнаша, шуның нәтиҗәсендә, соңыннан «Описание Сибирского царства» дигән титаник хезмәтен яза /1750/. Дөрес, соңыннан аның бу хезмәтен руслар «История Сибири» дип тәрҗемә итеп чыгаралар, чөнки Миллерча, Себер патшалыгы, дип язсаң, аның аерым мөстәкыйль татар дәүләте булуын искә төшергә туры килер иде, ә рус тарихчылары моны искә төшерергә яратмыйлар. Миллер исә Себернең кайчандыр татар дәүләте булуын, ә аның төп халкы татарлар икәнлеген ачыктан-ачык әйтә, шуны исбатлау өчен ул Урал тауларыннан Тын океан ярларына кадәр барып җитә, җирле халыклар белән очраша, аларның тарихын, этнографиясен, авыз иҗатын, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнә, шулай ук чиркәү һәм монастырь архивларындагы рус елъязмаларын җентекләп тикшерә.


  Главнейшим народом Сибири являются татары, которые живут в южных местностях по рекам Тоболу, Иртышу, Оби, Томи, Енисею и лежащих между ними степях, - дип яза ул соңыннан. - Хотя история татарского народа относит начало его к таким далеким временам, какими не может похвалиться ни один европейских народов, но нужно признать, что древнейшие события ее основываются на недостоверных и баснославных рассказах, ходивших в народе, и что настоящая достоверная история татар начинается только со времен великого Чингиз-хана, который в начале XIII столетия после Р.Х. народ, пребывавший до тех пор во тьме, вывел на свет.
Миллер Г.Ф. История Сибири. Т. 1. Москва, 1999, стр.166.
 

Әмма Россия Фәннәр Академиясенә Миллерның татар тарихын күтәрүе һич кирәк булмый, алар аннан рус халкының бөек тарихын язуын көтәләр һәм галимнең хезмәтен кат-кат эшләтәләр, кат-кат төзәттерәләр, нәтиҗәдә, аның хезмәтләрендә Себерне яулап алуның уңай күренеш булуын әйттерүгә ирешәләр. Шунысын да әйтергә кирәк, Миллер үзенең бу хезмәтен немец телендә яза, соңыннан русчага тәрҗемә иткәндә, әсәр империя файдасына тагы да шомартыла, татар темасы шактый читкә этәрелә. Әмма, шуңа карамастан, Миллерның «Описание Сибирского царства» хезмәте ул татар тарихы, себер татарлары турында уникаль, кабатланмас язма.


  Миллер үзенең бу хезмәтендә, татарлардан тыш, башка төрки халыкларга, җирле төньяк халыклары тормышына, кытай һәм монголларның тарихына да шактый урын бирә. Ул төрки халыклар вәкиле булган якут-саха халкына зур бәя бирә, аларны кайчандыр татарлар белән бер халык булган, дип яза
/180 бит/
 


  Якуты же среди почитаемых ими богов имеют одного, которому они присваивают имя древнего татарского князя Татара, - дип дәвам итә галим. Этим не только подверждается родство между якутами и татарами, но этот факт можно даже принять как сильное доказательство древности татарской истории.
/Шунда ук./
 

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, тува халкында «татар» сүзе бүген дә «господин», дигәнне аңлата, бу үзе үк татар халкының борынгы заманнарда җиһангир милләт булуын раслый торган факт.

Ерак Себернең төп халкы булган тунгус, даур һәм маньчжурларны Миллер элеккеге татар җирләрендә яшиләр, дип яза:

  О том, что эти земли находились сначала во владении татар, свидетельствует прежде всего татарская история, а затем многочисленные находимые там остатки древностей являются также достаточным доказательством их приналежности татарам, так как тунгусы и дауры единогласно утверждают, что эти остатки не принадлежат им, и, следовательно, окончательное переселение тунгусов и дауров совершилось после победоносного завоевания татарами Китая.
/182 бит/
 

Миллерның бу язганнары бүгенге көн галимнәренә дә ачык җавап булып тора, чөнки Себердә нинди генә тарихи казылма тапсалар да, аны татарлар белән бәйләмәскә тырышалар. Бу хакта тарихчы Миллер бик ачык итеп, менә нәрсә ди:


  Сколько видно в разных местах в степях остатков древних укреплений, какая масса каменных памятников, болванов, старинных могил и разных принадлежавiих им предметов встречается в этих местах! Каких только драгоценностей из золота и серебра ни было во всех этих могилах! Кому же другим могли принадлежать эти богатства, как не древним татарам, которым, как известно, достались в добычу все сокровища Китая, Персии, России, Польши, Богемии и Венгрии.
/167 бит./
 

Миллер үзенең бу хезмәтендә Чыңгыз ханнан алып Күчем ханга кадәр булган татар дәүләтләренең тарихын киң яктырта, Себернең руслар басып алганнан соңгы хәлләренә дә туктала. Әйткәнебезчә, бу чорда бәхәсле урыннар булса да, Миллер империя кысаларыннан торып иҗат итәргә мәҗбүр булса да, хезмәт үзенең фактик материалларга гаять бай булуы белән кыйммәтле. Татар ханнарының нәсел шәҗәрәләреннән тыш, ул үзенең бу хезмәтендә рус патшаларының грамоталарын, күп санлы архив материалларын, карталар, рәсемнәр, сүзлекләр, таблицалар, Себер җирендә рус шәһәрләре төзелү тарихын җентекләп язып калдыра.

Герард Миллерның «Себер патшалыгы тарихы» рус галимнәрендә ике яклы тәэсир калдыра. Василий Татищев аңа карата уңай рецензия язса да, бу фикерне халыкка чыгармыйлар, киресенчә, Россия фәннәр академиясендә Миллерга каршы көчле хәрәкәт башлана. Себер тарихы кулъязмасын һәм барлык экспедиция материалларын аның кулыннан тартып алалар, аны бастырып чыгару белән башкалар идарә итә. Россия галимнәре арасында Герард Миллерга каршы иң нык эшләгән кеше ул Михайло Ломоносов, ул калган бөтен гомерен шуңа багышлый, дисәк тә була. Ломоносов хәтта Миллерның «Происхождение имени и народа Российской» дип аталган диссертациясен дә якларга ирек бирми, 1749 елның 16 сентябрендә аны кире бордыруга ирешә.


  «во всей речи ни одного случая не показал к славе российского народа, но только упомянул о том больше, что к бесславию служить может, а именно: как их многократно разбивали в сражениях, где грабежом, огнем и мечом пустошили и у царей их сокровища грабили. А напоследок удивления достойно, с какой неосторожностью употребил экспрессию, что скандинавы победоносным своим оружием благополучно себе всю Россию покорили».
/М.В.Ломоносов
 

Бу хәлләрдән соң Миллер бик нык авырып китә. Ф. 1749 елда ул Россия подданствосы ала, Ф. Бәйрәмова фикеренчә, мөгаен, диссертация яклауның таләпләре шундый булгандыр.

Миллерның немец телендә язган бу диссертациясе бүгенге көнгә хәтле басылып чыкмаган, аның кайда саклануы да билгесез.

Бу хәтле килешә алмаслык антогонизмның сәбәпләре. Беренчедән, Ломоносов Россия Фәннәр Академиясендә немецларның күплегенә һәрвакыт ризасызлык белдерә, ул рус тарихын руслар язарга тиеш, дип бара, әмма ул вакытта русларның фән тудырырлык галимнәре булмый. Икенчедән, Ломоносов рус тарихын бик борынгы чорлардан башланган итеп күрәсе килә, әмма моңа дәлилләре булмый. Ул тартып-сузып рус тарихын скифларга китереп чыгарып карый, әмма Геродаттан алып, Миллерга кадәр скифларның төрки халык булуларын язалар. Миллерның «Себер тарихы» Ломоносовның бөтен хыялларын чәлпәрәмә китерә, чөнки немец галиме бу титаник хезмәтендә Себернең Туфан чорларыннан татар иле булуын, борынгы скифларның да татарлар икәнлеген исбат итә. Ә Ломоносов үзенең «Древняя Российская история» хезмәтендә исә татарларны Себергә бары тик Иван Грозный чорында, ягъни, 16 гасырның икенче яртысында гына килеп урнашкан, дип яза:


  В Сибири издревле жители были чудского положения, ибо татары не так давно в ней поселились, по большей части с царем Кучумом, во времена великого государя царя Иона Васильевича
/М.В.Ломоносов. Избранные приозведения. Москва, 1986, стр.71./
 

Герард Миллер Россиядә тәхеткә немец хатыны Екатерина II утыргач кына бераз иркен сулыш ала, фән белән шөгыльләнүен дәвам итә. Бу елларда аның Себер тарихы, археология һәм этнография буенча күп хезмәтләре басылып чыга, ул башка галимнәргә дә ярдәмен күрсәтә. Шунысы әһәмиятле, аларның һәрберсендә диярлек татар тарихына кагылышлы фикерләр бар, Россиядә үзенә карата басым никадәр көчле булса да, Миллер татарларга карата фикерен үзгәртми, аларны бу җирләрнең иң борынгы һәм төп халкы, дип бара.


  Страленберг к своему историко-географическому сочинению о России и Сибири приложил хорографическую карту местности близ Абаканского остога, замечательной обилием курганов, - дип яза ул. Местность эта татарами называется Копон Карагай и некогда была очень богата по части добывания этих памятников татарской древности.
/Г.Ф.Миллер. История Сибири. Москва, 1999, стр.505./
 

1763 елда императрицага Себер һәм Азак диңгезе буйларындагы курганнардан табылган борынгы хәзинәне бүләк итәләр, патшабикә Миллердан аның кайсы халыкныкы икәнлеген ачыкларга куша. Үзенең «Изъяснение о некоторых древностях, в могилах найденных» дигән мәкаләсендә Миллер Россиянең көньягындагы һәм төньягындагы борынгы кабер-курганнарның бер халыкныкы булырга тиешлеген әйтә.


  Древние могилы, кои находят в южных странах России и Сибири, различного бывают виду, хотя большая часть оных вероятным образом происходит от одного народа, - дип яза ул. С большею подлинностию о татарах Чингиз-хана и ближних его последователей утверждать можно, что все прочие старинные могилы как в России, так в Сибире от них происходят... Имя «Золотая орда», коим прозван главный стан владевших Россиею татарских ханов, не на ином чем, как на богатстве оных татар, основано было.
/Күрсәтелгән хезмәт, 512-516-517 битләр./
 
 
Титульный лист 9-го тома «Sammlung russisch. Geschichte»

Миллер Себердәге һәм Азак диңгезе буендагы борынгы курганнарны Чыңгыз хан заманы белән тәңгәлләштерсә, бүгенге галимнәрнең күпчелеге аларны скиф курганнары, дип билгели. Хәер, скифларның шул ук татарлар булуы узган гасыр тарихчылары өчен сер булмаган, бигрәк тә немец тарихчылары моның шулай икәнлегенә нык инанганнар. Әйтик, әле 1870 елда ук, немец галиме А.Д.Мордман Лейпциг шәһәрендә басылып чыккан хезмәтендә «скифларның төрки-татар телендә сөйләшүләрен» әйтә. 1904 елда немец галиме О.Франке Скифлар алар — Урта Азия төрки-татарлары», дип язып чыга. Шунысын да әйтергә кирәк, Себер элек чит ил галимнәре телендә Скифия дип тә аталган, бу хакта XIII гасыр француз тарихчысы Гильом Рубрук: Татары поделили между собой Скифию, которая тянется от Дуная до восхода солнца, дип язып калдырган. Миллер белән бергә Себергә сәяхәт иткән немец галиме Гмелин И.Г исә:


  Вся страна слыла под именем Татария, все народы, в ней обитавшие, почитались за татар; не знали даже как далеко /на восток/ тянется суша и продолжается ли она до Америки или отделяется от нее морем?, - дип язып калдыра.
/Гмелин И.Г. Путешествие по Сибири. ? Геттинген, 1751. Немец телендә./
 

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Ф. Бәйрәмова. Татар халкын күтәргән немецлар