Олы Үзән (каз. Үлкен Өзен, Қараөзен) — Саратов өлкәсе һәм Көнбатыш Казахстан өлкәсе аша ага торгпн эчке агым дала елгасы.

Зур Өзен
География
АТБ Сарытау өлкәсе
Ил Казакъстан, Россия
Координатлар 48°54'2"тн, 49°54'44"кнч, 51°39'7.2"тн, 48°42'41.4"кнч, 48°55'46.2"тн, 49°54'46.4"кнч, 48°50'0"тн, 49°40'0"кнч
РДСР 12020000212112200000398
Tarddiad Төп Сырт Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Камыш-Самарские озёра Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 14 300 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 650 километр Edit this on Wikidata
Карта

Тасвирлама үзгәртү

Елганың озынлыгы 400 чакрымга якын (ташкын чорында 650 чакрымга кадәр[1]). Су җыю бассейнының мәйданы 14 300 км² [1]. Гомуми Сыртның көньяк-көнбатыш авышлыкларыннан башлана. Югары өлешендә көньяк-көнбатышка, Солянка елгасы кушылганнан соң, көньяк-көнчытышка таба ага. Казакъстанда елга Камыш-Самар күлләре исеме астында танылган вак күлләр һәм сазлыкларның киң системасына күчә. Сул тарафтан Олы Үзәнгә Алтата елгасы кушыла, уң тарафтан — кечкенә елгачык аны Сакрыл күле белән тоташтыра. Елга үзәне шактый тирән, ярлары текә, Жалпактал астында бусагалар бар. Югары агымында су ел әйләнәсендә төче, ә урта һәм түбән агымында җәй азагына, көзгә һәм кышка су ачы-тозлыгә әйләнә һәм куллануга яраксыз була.

1973 елдан башлап Саратов сугару-су сиптерү каналы тарафыннан ел саен 15 апрельдән 15 ноябрьгә кадәр Идел суы уртача 13,2 м³/с чыгым белән Олы Үзән чыганагына бирелә. Шуның нәтиҗәсендә, гидрология режимы кискен үзгәрде: җәйге чорда агым бөтен елга буйлап диярлек билгеләнә.

Бер версия буенча, борынгы заманнарда Олы Үзәннең зур өлеше Каспий диңгезе култыгына койган, ул көньякка чигенгән һәм аннан соң Каспий диңгезеннән кимәле түбәнрәк булган Камыш-Самара күлләренең тулы бер системасын калдырган. Бу күлләр арасында ачылгы шактый сизелеп торучы тозлы күлләр бар, алар «үзән тозы» исеме белән билгеле.

Олы Үзән балыкка бик бай. Язгы ташкыннар аркасында елганың түбән өлешендә киң сугарулы болыннар барлыкка килә, алар кышкы чорда биредә кышлаучы йөзләрчә мең сарык һәм дистәләгән мең атны печән белән тәэмин итәләр .

Кушылдыклар үзгәртү

(тамагыннан)

  • Мухор елгасы (сул кушылдык)
  • Ащысай (кушылдык)
  • Баубек каналы
  • Ажимбет каналы
  • 321 км: исемсез елга
  • 384 км: Чертанла (сул к.)
  • 423 км: Солянка (уң к.)
  • 432 км: Солянка (уң к.)
  • 442 км: Таволожка (кушылдык)
  • 466 км: Таловка (түбәнге сул)
  • 501 км: Ильинка (сул к.)
  • 541 км: Алтата (сул к.)
  • 552 км: Таловка (Олы Үзәннең югаргы уң кушылдыгы)

Этимологиясе үзгәртү

Казакъча исеме — Кара-Озен, ягъни кара (корылык чорында да корымый торган) елга. Олы Үзән һәм аңа параллель рәвештә аккан Кече Үзән елгалары исеме буенча халыкка бу урын тарихи Үзән буларак билгеле. Елга географик өлкәсенең гомуми атамасы Җаек казаклары тарафыннан әйләнешкә кертелгән[2]. Әлеге исем юридик (Екатерина II һәм Павел I фәрманнары) географик (ЭСБЕ; Тян-Шанскийның «Россия»сенең V — VI томы) рус әдәбиятында очрый.

Тарихы үзгәртү

Монда, үзәкләрдә, иске обряд чиркәүләре һәм скитлары урнашкан.[3] Ембулат һәлакәтеннән соң, нәкъ менә бирегә, 1772 елда «йәшерен рәвештә Үзәнгә китеп», ҡурҡыу белмәҫ батыр Зарубин Иван Никифорович (Чика-Зарубин) байракны алып кайта. Тиздән Чика Самозванецның көрәштәшенә әверелә һәм Ялган Пётр III-нең триумфын һәм фаҗигасен тулысынча бүлешә.

Сугыш елларында монда кызыл частьлар (Чапаев, Василий Иванович|Чапаев) һәм аклар (Урал казаклары) арасында каты сугышлар була. Сламихинская станицасы (хәзерге поселок) Кызыл итеп алына.

Россиядә Гражданнар сугышы елларында монда кызыл частьләр ( Василий Иванович Чапаев һәм Дмитрий Андреевич Фурманов җитәкчелегендә) һәм аклар (яек казаклары) арасында аяусыз сугышлар барган. Кызыллар Сламихинская (хәзер — Жалпактал) станицасын яулап алганнар.

Археологиясе үзгәртү

Олы Үзән археологик тарихи һәйкәлләре, шул исәптән урта гасырларга караган каберлекләр дә, билгеле. Мокринский каберлеген археологик тикшеренүләрдә Алтын Урданың[4].көмеш тәңкәләре табылды.

Елганың уң як ярында, Орошаемое авылыннан 150 м көньякка таба һәм Александр Гайдан 1,5 км төньякка таба неолитик торак – Алгай бар[5]. Елганың текә ярларында һәм төбендә еш кына мамонт һәм борынгы үгез калдыклары (теш, яхшы сакланган казык тешләр, сөякләр) табыла.

Елга буендагы торак пунктлар үзгәртү

  • Саратов өлкәсенең Краснопартизанский районы: Милорадовка, Головинщено;
  • Саратов өлкәсенең Ершовский районы: Семёно-Полтавка, Целинный, Михайловка, Осинов Гай, Новорепное, Орлов Гай;
  • Саратов өлкәсенең Дергачёвский районы: Золотуха, Зерновой;
  • Саратов өлкәсенең Новоузенский районы: Куриловка, Үзән ныклыгы крепость, Таловка, Дмитриевка, Радищево, Новоузенск, Алгайский;
  • Саратов өлкәсенең Александрово-Гайский районы: Луков Кордон, Александров Гай, Новоалександровка, Приузенский;
  • Көнбатыш Казахстан өлкәсе Казталовский районы: Кайынды, Ашысай, Акпатер, Егинсай, Танат, Жанажол, Жалпактал, Караузен, Сатыбалды, Торегали;
  • Көнбатыш Казахстан өлкәсе Жангали районы: Жанажол, Маштексай, Сарыкүл.

Су реестры мәгълүматлары үзгәртү

Россиянең дәүләт су реестры мәгълуматлары буенча, елганың су хуҗалыгы участогы — Олы Үзән Урал бассейны округына карый. Елга бассейны — Кече һәм Олы Үзән елгалары бассейннары (бассейннарның Россия өлеше)[1]. Код объекта в государственном водном реестре — 120200000211220000398 Дәүләт су реестрындагы объектның коды-120200000211220000398[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Дәүләт су реестры (2009-03-29). Бол. Узень. Русия Табигать министрлыгы. әлеге чыганактан 2009-03-29 архивланды. 2018-12-20 тикшерелгән.
  2. күп гасырлар дәвамында Үзиләр (тарихи өлкә) үзик казак гаскәрләренең йогынтысы өлкәсендә булган, административ-географик яктан аның чикләренә кермәсә дә, моны төгәлләштерергә кирәк.
  3. . XVIII гасыр ахырына күбәйеп киткәннәр. Уларға нигезне яик— «горынычлар», шулай ук Үзәк Россиядән килгән староверлар һәм Петра III патшаның рәхимле указыннан соң —Речь Посполитаядан старовер-реэмигрантлар салган.
  4. Пачкалов А. В. Нумизматические находки в могильнике Мокринский I // Вопросы истории и археологии Западного Казахстана. № 1/2009. Уральск. С. 276—281.
  5. Неолитическая стоянка Алгай в нижнем Поволжье

Сылтамалар үзгәртү