Пасха утравы
(Олы Көн утравы битеннән юнәлтелде)
Пасха утравы (исп. Isla de Pascua, рап. Rapa Nui) — Тын океанның көнчыгыш өлешендәге вулканик утрау. Көньяк Америкадан 3000 км ераклыкта, Чили территориясе.
Пасха утравы | |
Байрак[d] | |
... хөрмәтенә аталган | Олы көн бәйрәме |
---|---|
Рәсми тел | чилийский испанский[d] һәм рапануи теле[d] |
Дөнья кисәге | Көньяк Америка һәм Океанлык |
Дәүләт | Чили |
Административ-территориаль берәмлек | Исла-де-Паскуа[d] |
Сәгать поясы | UTC−06:00 |
Урын | Островное Чили[d] |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Тын океан |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Полинезия |
Иң көнчыгыш ноктасы | 27°06′15″ к. к. 109°13′40″ кб. о. |
Иң төньяк ноктасы | 27°03′17″ к. к. 109°22′24″ кб. о. |
Иң көньяк ноктасы | 27°11′49″ к. к. 109°25′41″ кб. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 27°10′42″ к. к. 109°27′00″ кб. о. |
Иң югары ноктасы | Теревака[d] |
Халык саны | 7750 (2017) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 242 метр һәм 211 метр |
Ачучы яки уйлап табучы | Роггевен, Якоб[d] |
Ачыш датасы | 5 апрель 1722 |
Озынлык | 24 km |
Киңлек | 3,6 km |
Мәйдан | 164 км² |
Рәсми веб-сайт | dppisladepascua.dpp.gob.cl |
Тематик география | geography of Easter Island[d] |
Пасха утравы Викиҗыентыкта |
Мәйданы 165,5 км². Утрау өчпочмак шәкеленә ия, аның һәр очында бер вулкан бар: Рано-Арои (539 м, утрауның иң биек ноктасы), Катики (377 м) вә Рано-Као (324 м). Ярлары кыялы.
Субтропик дымлы климат. Уртача еллык термпература +16…+23°С. Елга 1300 мм явым төшә. Нигездә, үләнчел үсемлекләр үсә.
Административ мәркәз — Һангароа.
Утрауны 1722 елда һолланд диңгез сәхәтчесе Якоб Роггевен пасха (олы көн) бәйрәме көнне кәшеф иткән. 1888 елдан Чили составында. Утрауда пасхалыларның борынгы мәдәният калдыклары — таш һәйкәлләр (моаи), иероглифик язулар язылган тактачыклар сакланган.
Галерея
үзгәртү-
Пасха утравы яз көне
-
Балыкчылар авылы
-
Пасха утравы