Олег Владимирович Чернышов (1986 елның 23 декабре, Бөгелмә, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия футболчысы, «Актобе» клубы ярымсакчысы.

Олег Чернышов
Туган 23 декабрь 1986(1986-12-23)[1] (37 яшь)
Бөгелмә, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Тамбов[d], Рубин-2, Нефтәник, Нефтехимик, Башинформсвәз-Динамо[d], Рәзань[d], Витәз[d], Актүбә[d] һәм Спартак (футбольный клуб, Тамбов, 2022)[d]

Карьера үзгәртү

Олег Чернышов 1986 елның 23 декабрендә Татарстан АССРның Бөгелмә шәһәрендә туа. Бөгелмә шәһәренең 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче.

2006 елда «Рубин-2» клубы составында профессиональ дәрәҗәдә дебют ясый, аның өчен ПФЛда 10 матч уйнаган. 2007 елда һәвәскәрләр дәрәҗәсендә чыгыш ясаган. 2008 елда ПФЛга әйләнеп кайткан, анда «Нефтехимик» клубы белән контрактка кул куйган. 2010 ел сезонында «Башинформсвязь-Динамо» командасы өчен чыгыш ясый, шулай ук Рязаньның «Звезда» һәм Подольскның «Витязь» командалары өчен уйнаган.

2014 елның җәендә «Тамбов» клубы белән контрактка кул куйган. 2015/16 сезонында «Үзәк» ПФЛ зонасы җиңүчесе була һәм ФНЛга клуб белән чыга. 2017/18 сезон нәтиҗәләре буенча «Тамбов» лигада 4 урынны ала һәм Премьер-лигага чыгу өчен «Амкар»га каршы матчларда катнаша, әмма ике матч суммасы буенча 0:3 оттыра. Чернышов беренче матчта кырга чыккан, әмма икенче уенын калдырган. Киләсе сезонда «Тамбов» ФНЛ җиңүчесе була һәм Премьер-лигага чыккан.

2020 елның 21 февралендә Чернышов Казакъстанның «Актобе» клубына күчә[2].

Казанышлар үзгәртү

«Тамбов»

Шәхси тормыш үзгәртү

Хатыны Катерина (2012 елдан). 2014 елда кызы Ева туа[3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. Олег Чернышов на правах аренды перешел в "Актобе"
  3. Поздравляем Олега Чернышова с рождением дочки!

Сылтамалар үзгәртү