Оксана Чусовитина


Оксана Александровна Чусовитина (1975 елның 19 июне, Бохара, Үзбәк ССР, ССРБ) — ССРБ, Үзбәкстан һәм Алмания өчен чыгыш ясаган гимнаст, 1992 елда команда беренчелегендә Олимпия чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы, Ауропа чемпионы, Азия уеннары чемпионы. Гимнастика тарихында сигез җәйге Олимпия уеннарында чыгыш ясаган бердәнбер кеше (1992, 1996, 2000, 2004, 2008, 2012, 2016, 2020). ССРБның атказанган спорт мастеры (1991).

Оксана Чусовитина
Туган телдә исем рус. Оксана Александровна Чусовитина
Туган 19 июнь 1975(1975-06-19)[1] (48 яшь)
Бохара, Үзбәкстан ССР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Алмания
 Үзбәкстан
Һөнәре спорт гимнасты
Җефет Баходир Курбанов[d]

 Оксана Чусовитина Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

 
Оксана Чусовитина Үзбәкстан маркасында (2001)

Халыкара спорт карьерасын 1991 елда ССРБ җыелма командасы составында башлый, аннары Үзбәкстанның Берләштерелгән командасы, җыелма командасы составында чыгыш ясый. Көрәшче Баһадир Корбановка кияүгә чыга, уллары Алишер туа, табиблар анарда лейкемия диагностикалый. Үзбәкстанда бу чирне дәвалау мөмкин булмый, гаиләгә 2002 елда Алманиягә күчәргә туры килә, шуңа күрә Оксана 2006—2012 елларда Алмания җыелма командасы составында чыгыш ясый, ә 2013 елдан яңадан Үзбәкстан җыелма командасы составына керә[2].

Чусовитинаның югары дәрәҗәдә спорт карьерасы 30 елдан артык дәвам итә — спорт гимнастикасы өчен гаҗәеп вакыт. Таянып сикерү буенча тугыз тапкыр дөнья чемпионатлары призёры (1 алтын, 4 көмеш һәм 4 бакыр медаль) — спорт гимнастикасы тарихында бер дисциплина буенча рекорд күрсәткеч.

Дөньяда беренче тапкыр таянып сикерүдә алга әйләнеш ясый — 360° ка борылыш белән бөгелеп сальто һәм алга таба борылыш — 540° ка борылыш белән алга бөгелеп сальто. Брусьяларда артка зур әйләнеш белән сикерү һәм 360° ка борылыш һәм икенче сальтода 360° борылыш булган артка группировкада икеләтә сальто белән сикереп алу элементының авторы булып тора. Ирекле стильдә беренче тапкыр чираттагы үз исемле элементны күрсәтә — артка икеләтә сальто икенче сальтода 360° борылыш белән бөгелү.

2019 елның 12 октябрендә дөнья чемпионатында Токиода узачак 2020 елгы Олимпия уеннарында чыгыш ясарга ниятләвен белдерә, бу уеннар аның карьерасында сигезенче булалар[3][4].

2021 елның 25 июлендә Токиода узган Олимпия уеннарында чыгыш ясаганнан соң карьерасын тәмамлау турында игълан итә[5].

Казанышлар үзгәртү

  • Берләшкән команда составында команда беренчелегендә 1992 елгы Олимпия чемпионы;
  • 2008 елгы Олимпия уеннарында таянып сикерүдә вице-чемпион;
  • Өч тапкыр дөнья чемпионы (1991 — команда беренчелеге (ССРБ җыелма командасы) һәм ирекле күнегүләр, 2003 — таянып сикерү);
  • Дүрт тапкыр дөнья чемпионатларының көмеш призёры (1991, 2001, 2005 һәм 2011);
  • Дүрт тапкыр дөнья чемпионатларының бакыр призёры (1992, 1993, 2002 һәм 2006);
  • 2008 елгы Ауропа чемпионы (таянып сикерү);
  • Өч тапкыр Ауропа чемпионатының көмеш призёры (2007, 2011, 2012);
  • Ауропа чемпионатының бакыр призёры (1994, 2007)
  • Гимнастика тарихында бердәнбер җиде Олимпия уеннарында катнашкан гимнаст буларак Гиннесс рекордлар китабына кертелгән (шул ук вакытта болгар Йордан Йовчев — биштән артык Уеннарда катнашкан башка гимнаст, — алты Олимпия уеннарында катнашкан).
  • Тарихта спорт гимнастикасының Халыкара Дан залына кертелгән беренче гамәлдәге спортчы.

Дәүләт бүләкләре һәм исемнәре үзгәртү

  • Үзбәкстан Республикасының атказанган спортчысы (1992)[6]
  • «Дустлик» ордены (1996)[7]
  • «Мехнат шухрати» ордены (2001)[8]
  • «Эл-юрт Хурмати» ордены (2017)[9]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Брокгауз энциклопедиясе
  2. «Мой сын жив-здоров — и это главное». Женская история Оксаны Чусовитиной (19 июня 2015 года).
  3. Чусовитина выступит в Токио на своей восьмой Олимпиаде. Р-Спорт (12 октября 2019).
  4. Выше радуги. Легендарной действующей гимнастке Оксане Чусовитиной 19 июня исполняется 45 лет, 18 июня 2020
  5. «Настоящая сказка» На Олимпиаде в Токио завершила карьеру 46-летняя гимнастка Оксана Чусовитина — для нее это восьмые игры. Спортсменку провожали со слезами.
  6. Указ Президента Республики Узбекистан от 28 августа 1992 года № УП-465 «О награждении спортсменов в связи с первой годовщиной независимости Республики Узбекистан»
  7. Указ Президента Республики Узбекистан от 16 августа 1996 года № УП-1506 «О награждении группы спортсменов и спортивных тренеров республики»
  8. Указ Президента Республики Узбекистан от 24 августа 2001 года № УП-2921 «О награждении в связи с десятилетием независимости Республики Узбекистан группы работников науки, здравоохранения, культуры, просвещения, средств массовой информации, общественных сфер»
  9. Указ Президента Республики Узбекистан от 25 августа 2017 года № УП-5164 «О награждении в связи с двадцать шестой годовщиной независимости Республики Узбекистан группы работников науки, образования, здравоохранения, литературы, культуры, искусства, духовности и просветительства, средств массовой информации и других социальных сфер»

Сылтамалар үзгәртү