Одесса алман педагогия институты

Одесса алман педагогия институты— 1934 елның мартыннан 1938 елга кадәр ССРБ чорында Одессада педагогик юнәлештә эшләп килгән югары уку йорты.[1] Адресы: Одесса, Пастернак урамы, 42.

Одесса алман педагогия институты
Нигезләнү датасы март 1934
Дәүләт  СССР
Административ-территориаль берәмлек Украина Совет Социалистик Республикасы һәм Одесса

Тарихы үзгәртү

Одесса халык мәгарифе институтында алман секторы үзгәртү

1924 елда Украинаның һөнәри белем бирү баш идаралыгы (Укрголовпрофосвит) президиумы Одессаның халык мәгарифе институты (ИНО) карамагында алман секторы (нем. Deutsche Abteilung) ачылга карар итә. Немец секторының төп максаты: алман мәдәниәтле балалар, балалар йортлары, мәктәпләр, клублар һәм китапханәләр өчен тәрбиячеләр һәм укытучылар әзерләү.

Укыту программасына ярашлы, әзерлек курсларыннан соң, сектор тыңлаучылары 4 еллык социаль тәрбия факультетында укуын дәвам итәләр. 1930 елның декабрендә Одесса халык мәгарифе институты таркатыла. Бетерелгән институт нигезендә 3 яңа институт барлыкка килгә (украин, яһүд һәм алман), өч милли бүлек составында берсе социаль тәрбия институты тип аталган. Соңрак Одесса социаль тәрбия институты Одесса педагогия институты дип үзгәртелә, институтта алман секторы читтән торып һәм эшчеләр факультетында укытыла.

Украина Коммунистлар фиркасе (КП(б)У) Политбюросы һәм Халык Комиссарлары Советы карары нигезендә 1934 елның мартында Одесса педагогия институтының алман секторы базасында Украинада бердәнбер Одесса алман педагогия институты (Odessaer Deutsches Padagogisches Institut) ачыла.

Алман педагогия институты үзгәртү

УССР-да алман әзчелеге мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү — институт ачуның төп максаты. Институтның дүрт факультеты булган: тарих, әдәбият, табиги география һәм физика-математика факультетлары.

1936-1937 уку елында педагоглия институтында 254 студент укыган, аларның барсы да стипендия һәм гомуми торак белән тәэмин ителгән. 1937 елда институт совет власына каршы эшмәкәрлектә, "сыйнфый-дошман элементлар" белән чүпләнүдә гаепләнә.

1937 елның 1 ноябрендә «Одесса алман пединститутының эш торышы турында» карарны кабул ителә, КП(б)У Одесса өлкә комитеты бюросы шәһәрдә институтның киләчәк эшчәнлеге һәм аны Идел буендагы Алман Республикасы Энгельс шәһәренә күчерү турында мәсьәләне күтәрә. Ләкин КП(б)У Үзәк Комитет бу тәкъдим белән килешми һәм Одессаның КП(б)У өлкә комитеты институтны яңа җитәкче кадрлар белән «ныгытырга» мәҗбүр була.

Институтның беренче директоры Одесса педагоглык институтының педагоглык кафедрасы мөдире доцент С. С. Флякс була.

1938 елның июлендә ССР Халык комиссарлары комитетының милли мәктәпләрне, техникумнарны, вузларны үзгәртеп оештыру турындагы карары нигезендә герман һәм роман телләре факультеты булган Одесса чит телләр институты дип үзгәртелде.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Чирк Б. В. Заходи Радянському влади Украи щоло запряженная ости немецко мовою та органза роботи немецких культурно-прост установ (1920-т — 1930-т рки) // Ля: Науков вочник. — Вип. 114. Стори науки. — С. 54-59.
  • Кривец Н. В. Одесский немецкий педагогий нститут // Ҡалып:ЕІУ
  • Кулинич І. М., Кривец Н. В. Нарис з тор немецких колын в Тукран. — К.: У НАН Украи, 1995. — 271 с.
  • Националь вносит в Украин у ХХ ст.: зборник документ і матерал / Упоряд.: М. І. Панчу (керик), І. Л. Шук, С. С. Доброва, Ю. І. Зинченко, Ю. А. Левен, С. П. Пишков, Л. П. Полови, А. А. Соловьева, О. А. Срн, Д. С. Щедрина; Ред. кол.: І. Ф. Курс (голова), М. І. Анчук, Р. Я. Пирг, Л. П. Полови. Нститут полтинин і елыннан досліджен мен І. Ф. Курса НАН Украи. — Ки: Науков думка, 1994. — 558 с. — ISBN 5-12-004308-9.