Н. Г. Чернышевский исемендәге Сарытау дәүләт университеты

Сарытау вузы (РФ)

Н. Г. Чернышевский исемендәге Сарытау дәүләт университеты (Н. Г. Чернышевский исемендәге милли-тикшеренү дәүләт университеты, рус. Саратовский национальный исследовательский государственный университет имени Н. Г. Чернышевского) — Сарытау өлкәсенең административ үзәге Сарытау шәһәрендә урнашкан югары уку йорты, Сарытау шәһәренең иң өлкән югары уку йортларыннан берсе. 1909 елда Император Николай II исемендәге университет буларак нигезләнгән.
2010 елда милли-тикшеренү университеты статусы бирелгән[2].

Н. Г. Чернышевский исемендәге Сарытау дәүләт университеты
рус. Саратовский государственный университет
Нигезләнү датасы 1909
Сурәт
Рәсми исем Саратовский государственный университет им. Н. Г. Чернышевского
Кыскача исем СГУ
Дәүләт  Россия
 Россия империясе
 СССР
Административ-территориаль берәмлек Сарытау
Укучылар саны 29 820
Ана ширкәт Русия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[1]
Штаб-фатирының урнашуы Сарытау, Россия
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Рәсми веб-сайт sgu.ru
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем Төркем:Сарытау дәүләт университеты укытучылары
Карта
 Н. Г. Чернышевский исемендәге Сарытау дәүләт университеты Викиҗыентыкта

Н. Г. Чернышевский исемендәге Сарытау дәүләт университеты
Халыкара исем
Saratov State University
Эшләү еллары 1909 ел
Ректор Алексей Николай улы Чумаченко
Адрес 410012, Россия байрагы Россия Федерациясе, Сарытау өлкәсе, Сарытау, Әстерхан ур., 83
Сайт sgu.ru

Тарих үзгәртү

Император Николай университетына Сарытау җәмәгатьчелегенең, хакимиятнең һәм премьер-министр П. А. Столыпинның зур тырышлыгы белән 1909 елның 10 июнендә нигез салына. Тантаналы ачылу 6 декабрьдә уза. Шул ук көнне университетның булачак корпуслары төзеләчәк урында таш салына. Аларны төзү өчен архитектор Карл Мюфке җәлеп ителә. Берничә ел эчендә ул тулы бер ансамбль төзүгә ирешә.

Сарытау университетының беренче ректоры — Василий Иван улы Разумовский. Башта университет составында бер генә факультет — медицина факультеты булган. 1917 елда физика-математика, тарих-филология һәм юридик факультетлар ачыла. Тарих-филология факультеты деканы Семен Людвиг улы Франк була. Университетта П. К. Галлер эшли. Революциядән соң беренче елларда агрономия факультетында Николай Вавилов Н. И. Вавилов(рус.) эшли.

1922 елда агрономия факультеты мөстәкыйль авыл хуҗалыгы институты итеп үзгәртелә.

1923 елның октябрендә университетка Н. Г. Чернышевский исеме бирелә.

1930 елда медицина факультеты аерым институт итеп үстерелә. 1931 елда Советлар төзелеше һәм хокук факультеты базасында Совет хокукы институты төзелә, ул Сарытау дәүләт хокук академиясенә нигез салучы була. Шул ук елны педагогика факультеты да аерым институтка әйләнә.

Бөек Ватан сугышы елларында Сарытауга Ленинград университеты эвакуацияләнә.

1970 елда 1941-1945 елларда һәлак булган университет хезмәткәрләренә һәм студентларына Мемориал ачыла.

1998 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән СДУ составына Сарытау һәм Балашов педагогика институтлары, радиоэлектроника көллияте һәм политехникум кертелгән.

2009—2014 елларда вуз территориясендә Изге Мефодий һәм Кирилл храмы торгызылган[3].

2010 елдан СДУ — милли-тикшеренү университеты[4].

Структура үзгәртү

СДУ структурасына 15 факультет (биология, география, геология, социология, механика-математика, чит телләр һәм лингводактика, компьютер фәннәре һәм мәгълүмат технологияләре, нано — һәм биомедицина технологияләре, психология, психологик-педагогик һәм махсус белем, физик, фәлсәфә, икътисад, юридик), 6 белем бирү институты (тарих һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты, өстәмә һөнәри белем бирү, сәнгать, физик тәрбия һәм спорт институты, филология һәм журналистика институты, химия) керә. Балашовтагы филиал — югары уку йортлары филиаллары арасында Россиядә иң зурысы. Белем бирү һәм фәнни-тикшеренү процессын университетта 166 кафедра, шул исәптән 12 база кафедрасы тәэмин итә.

Университет составына шулай ук В. А. Артисевич исемендәге зона фәнни китапханәсе[5], Идел буе региональ яңа мәгълүмат технологияләре үзәге, исәпләү үзәге, нәшрият һәм типография керә.

Сарытау дәүләт университетында өзлексез әзерлек циклы тормышка ашырыла: югары уку йортына кадәрге әзерлек — урта һөнәри белем — югары һөнәри белем — югары уку йортыннан соңгы белем — белгечләрнең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү.

СДУда 26 342 студент һәм 590 аспирант белем ала. Укыту 82 югары һөнәри белем, 21 урта һөнәри белем, 61 — аспирантура, 5 — докторантура, 28 — бакалавриат юнәлешләре һәм 13 — магистратура юнәлеше, 15 өстәмә һөнәри белем бирү программасы, 26 — һөнәри әзерлек юнәлеше буенча гамәлгә ашырыла.

СДУда 1 704 укытучы һәм фәнни хезмәткәр, шул исәптән 239 фәннәр докторы һәм 879 фәннәр кандидаты эшли. Университет профессорлары арасында — 8 РФ атказанган фән эшлеклесе, 1 РФА әгъза-корреспонденты. Университетта күп дистә еллар аспирантура һәм докторантура эшли. 37 фәнни белгечлек буенча 15 докторлык диссертациясе яклау советы гамәлдә.

Фәнни журналлар үзгәртү

Университет «Известия вузов. Прикладная нелинейная динамика», «Электрохимическая энергетика», «Поволжский экологический журнал», «Современная герпетология», 9 юнәлеш буенча «Известия СГУ. Новая серия» фәнни журналлары нәшер ителә.

Фотосурәтләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
  2. Национальные исследовательские университеты. әлеге чыганактан 2019-07-28 архивланды. 2019-05-21 тикшерелгән.
  3. Храм Святых равноапостольных Кирилла и Мефодия г. Саратова(рус.)
  4. СГУ стал национальным исследовательским университетом, // СГУ. 22 февраль 2018 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2013-04-17, retrieved 2023-06-11 
  5. СГУ в годы кризиса университетской системы, СГУ. 22 февраль 2018 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2013-04-17, retrieved 2023-06-11