Науруз (Ырынбур өлкәсе)

(Нәүрүз (Ырынбур өлкәсе) битеннән юнәлтелде)

НәүрүзЫрынбур өлкәсенең Пономаревка районында урнашкан борынгы татар авылы. Дим елгасының сул як ярында, КазанЫрынбур юлы (IP-239) өстендә урнашкан. Район үзәгеннән 2 км читтә. 700 йортта 1900 якын кеше яши, татарлар. Урта мәктәп, 16 кибет, 4 тегермән эшли. 3 зур фермер хуҗалыгы («Каеш» һәм «Клин»).

Науруз (Ырынбур өлкәсе)
География
Ил Россия
Координатлар 53°21'тн, 54°6'кнч
Почта индексы 461790, 461796 Edit this on Wikidata
Карта

Тарихи белешмә үзгәртү

Науруз «Яңа Ырынбур юлы»ндагы башка татар авыллары белән бер чорда хасил иткән һәм патша боерыгында исеме аталган, рөхсәт кәгазен алучы Науруз Түгиев хөрмәтенә аның исемен йөртә.

  1743 г. к селениям ямских татар были обмежеваны "по Новой Оренбургской дороге иноверцам пахотные земли, сенные покосы с лесы и со всеми угодьями", в т.ч. д. Ишмухамметово Бугульмы тож (хәзерге Бөгелмә) иноверцам Ишмухамету Иштерякову (19 чел.), д. Смаилово Кандыз тож Смаилу Сафарову (18), д. Усманово Терес тож Усману Смаилову (15), д. Якупово Малый Ик Якупу Алмекееву (15), д. Аширово вершины Сайдак тож и Кутлумбетево Сайдак Арема тож (29), д. Наурузово (при р. Дема) Наурузу Тюгееву (15), д. Дюсметево Арыкараган тож Дюсмету Уразметеву (15), д. Мустафино Мустафе Минлибаеву (15), д. Юзеево Никое устье тож Юзею Арасланову (16), д. Беккулово Ашиктемир тож Беккулу Асаналину (11), д. Сарманаево Красная тож Сарманаю Азменеву
 

1747 елда биредә инде 123 ир-егет яшәгән. Алар Яңа Мәскәү — Ырынбур юлында ям хезмәтен башкарганнар. Хөкүмәт 20-30 чакрым саен авыллар салырга рөхсәт иткән. Мәсәлән, Науруздан Дүсмәткә кадәр 25 км.

Мәгариф үзгәртү

Урта мәктәп эшли. 2011 елда 183 бала укыды. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре керә.[1]

Демография үзгәртү

Халык саны динамикасы:

Халык саны
2010[2]
1688

Милләтләр (2010): татарлар — 96,7%.[3][4]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү