Нәҗип Хәмитов

Хәмитов Нәҗип Шәңгәрәй улы (5 ноябрь 1898 ел5 сентябрь 1943 ел) — ССРБ-ның Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган хәрби эшлеклесе. Укчылар корпусы командиры, генерал-майор (1943). Ленин, Кызыл Байрак һәм 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Нәҗип Хәмитов
Туган 5 ноябрь 1898(1898-11-05)
Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 5 сентябрь 1943(1943-09-05) (44 яшь)
Һөнәре гаскәрбашы
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы һәм Русия ватандашлар сугышы

БиографиясеҮзгәртү

Нәҗип Шәңгәрәй улы Хәмитов Уфа губернасы Уфа өязе Олыкүл авылында 1898 елның 5 ноябрендә туган. Мишәр татарларыннан.

1917 елның июлендә Русия империясе армиясе сафына алына һәм Вольскида урнашкан 245-нче запас полкка җибәрелә. Биредә укуны декабрьдә тәмамлаганнан соң, Уфадагы запас Мөселманпехота полкына кече унтер-офицер итеп җибәрелә. 1918 елның июнендә армиядән демобилизацияләнә, әммә шул ук елның июлендә А. В. Колчак армиясына мобилизацияләнә, 16-нчы Татар полкының (3-нче армия) сапер командасына сапер итеп юнәлтелә. 1919 елның маеннан Тайга станциясе районындагы җыелма госпитальдә өч айлык фельдшер курсында укый.

1919 елның декабрендә РККА сафына керщ, госпитальдән соң староста итеп тәгаенләнә Томск хәрби госпиталенең сакчысы надзиратель итеп, 1920 елның авгусында — Казанда урнашкан Татар полкы составында взвод командиры вазифасына, ә шул ук елның декабрь аенда — 6-нчы байлык полкы составында взвод командиры вазифасына билгеләнә.

1930 елның 5 ноябрендә «Выстрел» ату-тактика курсларына укырга җибәрелә һәм аны 1931 елның 3 июлендә тәмамлый.

Сугыш башлану белән Нәҗип Хәмитов Идел буе хәрби округының 422-нче укчылар дивизиясендә штаб начальнигы итеп билгеләнә, октябрьдә — 72-чне запастагы укчылар полкы командиры сыйфатында, 1942 елның февраленнән — 397-нче укчылар дивизиясе (Төньяк-Көнбатыш фронты, 1-се басымлы армия) штаб начальнигы сыйфатында Демьянский һөҗүм операцияләре барышында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

1942 елның декабрендә К. Е. Ворошилов исемендәге Югары хәрби академиясенең кыска сроклы хәрби курсларын тәмамлаганнан соң, 1943 елның маенда Н. Ш. Хәмитов генерал-майор дәрәҗәсендә 69-нчы укчылар корпусының штаб начальнигы итеп тәгаенләнә. Шул ук елның 1-30 30 июлендә Люберцы шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) формалашкан бу корпусның командиры вазифасын башкара. Август башыннан корпус Смоленск һөҗүм операциясендә катнаша, һәм бу сугышта, Ельня каласын азат иткәндә, генерал-майор Нәҗип Шәңгәрәй улы Хәмитов батырларча һәлак була.

Ельня шәһәрнең үзәк паркында генерал-майор Нәҗип Шәңгәрәй улы Хәмитовка һәйкәл куелган.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләреҮзгәртү

  • Ленин ордены;
  • Кызыл Байрак ордены;
  • 1-се дәрәҗә Ватан сугышы ордены;

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Күмәк авторов. Великая Отечественная: Комкор. Военный биографический словарь / Под общей редакцией М. Г. Вожакин. — М.; Жуковский: Кучково поле, 2006. — К. 1. — С. 603-604. — ISBN 5-901679-08-3.